Әҗәкүл авылында модульле унынчы ФАП ачылды

2018 елның 28 декабре, җомга

Тантаналы чарада район башлыгы Э.Н.Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары А. Ә. Борханова, район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хаев, авыл халкы катнашты.

Актаныш районында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү программасы нигезендә беренче шундый бина 2012 елда Куян авылы халкына хезмәт күрсәтә башлаган иде.

Алты  ел эчендә Шәрип, Югары Яхшый, Чат, Чалманарат, Әгъбәс, Чөгәнә, Иске Богады, Киров авыллары заманча җиһазланган сәламәтләндерү учреждениеләреннән файдалану бәхетенә иреште.

Әҗәкүл авылы  район үзәгеннән алты  чакрым ераклыкта урнашкан.  Биредә 327 кеше исәпләнә, шуларның 59ы пенсионер, 182се - эш яшендәгеләр.

Әҗәкүлдә ачылган заманча модульле фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер, смотровой бүлмәләреннән тыш, прививка ясау, медицина коралларын стерилизацияләү, гардероб, даруларны махсус саклау бүлмәләре дә бар. Бинада шулай ук су кертелгән, бәдрәф урнаштырылган. Актаныш районындагы әлеге ФАП видеокүзәтү җайланмасы белән дә җиһазландырылган.

Яңа бина авыл халкына беренче ярдәм күрсәтүнең сыйфатын арттырырга ярдәм итә. Медицина хезмәткәрләренең эш шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудыра.

Фельдшерлык-акушерлык пунктында югары категорияле фельдшер Гөлназ Садриева авыл халкына медицина ярдәме күрсәтәчәк. Аның хезмәт стажы 29 ел. Бүгеннән  Әҗәкүл авылы  халкы санитар таләпләргә туры килгән уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлегенә ия булды.

Искәртеп үтәбез, 2012 елдан бирле авыл җирлегендә медицина тармагын модернизацияләү буенча республика программасы гамәлгә ашырыла. Алты ел эчендә Татарстанда  ел эчендә 413 ФАП,  14 табиблык амбулаториясе, 24  патологоанатомия бүлеге төзелгән , гамәлдә булган  1466 ФАП ка, 95 табиблык амбулаториясенә, 18 участок хастәханәсенә  капиталь ремонт үткәрелгән. 2019 елда Татарстанда 45 фельдшер-акушерлык пункты сафка басар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International