“Ел укытучысы ” җиңүчесе - Актаныш гимназиясеннән Гөлнар Саматова

2018 елның 28 декабре, җомга

Бүген – 28 декабрьдә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы” республика бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗә ясалды - җиңүчеләр бүләкләнде.

“Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында 29 мәктәптән 52 укытучы катнашты. Алар бәйге кысаларында үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, укыту методикасы һәм һөнәри осталыкларын күрсәтү буенча белемнәрен арттырдылар, эзләнделәр, иҗат иттеләр.

Быелгы бәйгенең  үзенчәлекле сынау-биреме - 25 декабрьдә конкурста катнашучылар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, Иннополис лицее директоры урынбасары, “Ел укытучысы – 2014” россиякүләм бәйгенең абсолют җиңүчесе Алла Николаевна Головенькина белән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнаштылар, мәгариф өлкәсенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Җиңүчеләрне бүген район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә  Шәфыйкова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Ләйсән Нурлыева, район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде.

Җиңүчеләребез.

“Башлангыч сыйныф укытучысы” номинациясе:

ӘхмәтхановаГөлүсә Әхтәм кызы,  Актанышның 1 нче урта мәктәбе – 1 урын,

Хәкимова Зимфира Зөфәк кызы, Актанышның  2 нче урта мәктәбе – 2 урын,

Мусина Ания Хасип кызы, Актаныш  башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы – 3 урын.

 

 “Математика укытучысы” номинациясе:

Бакиров Радик Флорид улы, Актанышның  2 нче мәктәбе – 1 урын,

 

Исламова Динара Заһир кызы – Актанышның 1 нче мәктәбе – 2 урын,

Фәрдиева Ләйлә Рифкать кызы – Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе – 3 урын.

 

 “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясе: 

Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе – 1 урын,

Шакирова Айсылу Илдус кызы, Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе – 2 урын;

Фазылов Азат Мирас улы, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе – 3 урын.

 

 “Инглиз теле укытучысы” номинациясе:

Мурзина Эльвира Даннур кызы, Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе – 1 урын,

Солтанова Ләйсән Илсур кызы, Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе – 2 урын,

Хуҗина Илсөяр Дилфас кызы, Татар-Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе – 3 урын.

 

 “Педагогик дебют” номинациясе: 

Хәлимова Изалия Изаил кызы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның рус теле укытучысы –1 урын,

Мөхәмәтҗанова Резеда Рәзил кызы, Актанышның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы –   2 урын,

Шайгарданова Зилә Әхмәтсәхип кызы, Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы –– 3 урын.

 

 “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре:

 Саматова Гөлнар Дилфас кызы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты  укытучысы – 1 урын,

Могътазирова Резеда Зиннур кызы,  Актанышның  1 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – 2 урын,

Белоусова Мәүлидә Идрис кызы, Актанышның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле уктучысы – 3 урын,

Сибатова Рәзилә Ринас кызы, Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы - “Үз һөнәренә мәхәббәт” номинациясе җиңүчесе,

Хәбибуллина Сөмбел Габдулла  кызы, Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы - “Укытуда иҗади якын килү” номинациясе җиңүчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International