Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң поликлиника һәм хатын-кызлар консультациясе үз ишекләрен ачты

2018 елның 28 декабре, җомга

28 декабрьдә Актанышта капиталь төзекләндерүдән соң  поликлиника һәм хатын-кызлар консультациясе үз ишекләрен ачты.

 

Әлеге яңарыш Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2017 елда дөнья күргән карары нигезендә тормышка ашырылды.  Агымдагы елда хастаханәдә  хатын-кызлар консультациясе дә яңартылган бинада, яңа  медицина җиһазлары, мебель, инвентарь белән хезмәт күрсәтә башлады.

 

Киң масштаблы төзекләндерү кысаларында поликлиникада җылылык системасы, аны үткәрү трассасы, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү коммуникацияләре тулысынча алыштырылды. Биналарның эче танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Авырулар өчен холл барлыкка килде. Поликлиника өлешенә - яңа ренгент аппараты, хатын-кызлар консультациясенә автоматлаштырылган кардиограф урнаштырылды. Әлеге эшләрне  башкарып чыгу өчен республика тарафыннан 50 миллион сумнан артык финанс ярдәме бүлеп бирелде.  Районның Равил Ярмиев  җитәкчелегендәге “Газстройсервис” оешмасы исә, сыйфатлы  ремонт эшләрен башкарып чыкты.

Төзекләндерү барышында һәркемгә уңайлы шартлар булдыруны күздә тоткан “Дустанә поликлиника – Татарстан стандарты” дип исемләнгән проект гамәлгә куелды.

Бүген Актаныш поликлиникасын  файдалануга тапшыру мизгелләре тантаналы төстә оештырылып, чарада район башлыгы Э.Н. Фәттахов, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары А.Ә. Борханова, үзәк хастаханәнең баш табибы А.Р. Хаев катнашты. Халык өчен бик мөһим объектны ачу мизгелләренә райондашларыбыз да битараф калмаган иде.

 

 

Тантанадан соң район башлыгы Энгель Нәвап улы җитәкчелегендәге состав тамырдан яңарыш кичергән поликлиника белән танышты, медицина персоналы, авырулар белән аралашты.

 

 Сүз уңаеннан, поликлиника бүгенге көндә бер сменага 450 авыруны кабул итәргә сәләтле.  Ул үз эченә терапия, хирургия, йогышлы авырулар бүлеген, балалар һәм хатын-кызлар консультацияләрен һәм үз юнәлешендә бар нечкәлекләре белән дәвалаган белгечләр корпусын ала.

 

 Шунысы да игътибарга лаек, 1974 елда нигез салынган район үзәк хастаханәсен ярты гасырга якын вакыт эчендә берничә тапкыр төзекләндерүгә ирешәләр. Аның мәйданы да шактый киңәйтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International