Актанышта модульле яңа чаңгы базасы ачылды

2018 елның 28 декабре, җомга

28 декабрьдә – Яңа ел алдыннан,  Актанышның Нөркә бистәсендә модульле чаңгы базасы ачылды. Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашты. Чаңгы базасы - бүген тантаналы ачылучы өченче объект.

Республиканың максатчан программалары ярдәмендә Актанышның социаль йөзе үзгәрә. Яңа төзелешләр башкарыла, яңа объектлар сафка баса. Республика максатчан программаларын районга җәлеп итүдә актанышлыларның төрле өлкәдә актив һәм нәтиҗәле эшләүләре дә мөһим фактор булып тора. Үзенең чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов актанышлыларга, төзүчеләргә һәм безнең хезмәтебезне югары бәяләп, ышаныч белдереп, финанс мөмкинлекләре тудырганнары өчен Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм аның командасына шәхсән үзенең һәм актанышлылар исеменнән рәхмәтен белдерде.

Актанышлылар хәзер  Бүләк һәм Нөркә урманнарындагы чаңгы юлында чаңгыда шуа алачак. Яңа ел бәйрәмнәрендә ике чаңгы трассасында да ярышлар үтәчәк. Гаилә белән дә сәламәтлеккә файдалы актив ял белән шөгыльләнү өчен уңайлы итеп эшләнгән трассалар.

 

Нөркә бистәсендәге модульле чаңгы базасында киенү, бәдрәфләр, душ бүлмәләре, тренерлар, чаңгыны саклау һәм хезмәт күрсәтү өчен бүлмәләр, 100 комплект чаңгы экипировкасы, Кар чанасы һәм аны саклау өчен бина каралган. Бер үк вакытта анда 30лап кеше булырга мөмкин. Бу - күп функцияле объект, кар булмаган чорда аны  йөгерү, велосипедта йөрү һәм чаңгыда шуу, шулай ук ГТО нормаларын тапшыру өчен  куллану мөмкин.

Тантанада район башлыгы Энгель Нәвап улы, Россия спорт министрының 153 карары нигезендә нигезендә, Илфат Каюм улы Иманаевка ГТО ның тугызынчы баскычы алтын билгесен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International