Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа тәҗрибә гамәлгә керә: үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш. Шулай итеп, “Һөнәри керемгә салым” режимы кертеләчәк.
Әлеге пилот проект Россиянең тагын өч төбәген колачлый. Болар – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга. Тәҗрибә 2028 елның азагына кадәр үткәрелә. Соңрак аларга башка төбәкләр дә кушылырга мөмкин.
Һөнәри керемгә салым пилот проекты беренче чиратта кемнәргә кагыла?
Татарстанда әлеге пилот проектта бернинди оешмага теркәлмәгән, хезмәт килешүе белән башка кешеләрне эшләргә җәлеп итмәгән шәхси эшмәкәрләр, хезмәт килешүе төземичә генә үз эшчәнлеге белән мәшгуль булган физик затлар катнаша ала. Быел 27 ноябрьдә кабул ителгән федераль закон нигезендә салым ставкасы да, башка шартлар да каралган. Эшне рәсми теркәлүдән башларга кирәк. Аның өчен салым органнарына барып йөрү мәҗбүри түгел. “Минем салым” мобиль кушымтасыннан теркәлергә мөмкин. Аны интернетка тоташкан хәлдә телефон, смартфон яки компьютер аша башкарып булачак.
Яңа режим үзмәшгуль кешеләргә, “күләгә”дән чыгып, рәсми эш алып барырга мөмкинлек тудырачак. Тормыш шуны күрсәтә: ялгыз эшчәнлек алып барган кеше төрле сораулар алдында да кала, ул аңлашылмаган вакыйгаларга да тарый, кайчакта алданырга да мөмкин, тотрыксызлык та үзен нык сиздерә. Теркәлеп, ачыктан-ачык эшләгәндә, аның үзенә ышанычы арта.
Пилот проекттагы өстенлекләр
Үзмәшгуль хезмәткәрнең юридик статусы шәхси эшмәкәрнекенә тиң була. Ул шуның нигезендә реклама кампаниясе үткәрә ала. Эшне социаль челтәрләрдә дә җәелдерергә мөмкин. Бу эшчәнлекләр хезмәтне рәсми рәвештә башкарганда, законсыз эшкуарлык дип саналмаячак. Икенчедән, бездә кече бизнеска ярдәм итү йөзеннән, төрле программалар эшләп килә. Шуның буенча грантлар оталар. Салым каникуллары, шәхси эшмәкәрләр өчен кредит программалары.
Салым ставкасы
Минималь күләмдә салым түләргә кирәк булачак. Ул сумма болайрак билгеләнә: физик затлар эшләүдән, хезмәт күрсәтүдән, товар сатудан кергән керемнең – 4 процентын, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар 6 процентын күчерә. Әлеге эшчәнлеккә күчүчеләр 13 процент күләмендә керем өчен түләнүче салымнан азат ителә. Бер үк вакытта пенсия җыелмасы өчен Пенсия фондына да акча күчереп бара алалар. Килешү шартлары бозылганда, закон нигезендә судка мөрәҗәгать итү дә бернинди кыенлык тудырмый. Әгәр үзмәшгульлек белән шөгыльләнүченең вакыты, теләге булып та, күбрәк эшләргә финанс ягы комачауласа, бу яктан да ярдәмгә өметләнә ала һәм заказлары да күбәячәк, кереме дә артачак. Шулай икән, начар түгел бит. Ә эшләү һәм ял итү вакытын ул үзе билгели, монда аңа беркем бернинди күрсәтмә бирмәячәк.