Бүген - 3 гыйнвар көнне Актанышта Кыш Бабай призына шахмат турниры узды.
Шахмат ярышлары укучы балалар арасында балалар иҗат үзәге бинасында щвецар системасы нигезендә 7 турда барды.
Ярышта катнашып, призлы урын алучы яшь шахматчыларыбызга Кыш Бабайдан акчалата бүләк тапшырылды.
2 гыйнвар, 10 сәгать – Кыш бабай призына шахмат ярышлары.
2 гыйнвар, 10 сәгать – район хакимияте хезмәткәрләре арасында спартакиада.
3 гыйнвар, 10 сәгать – авыл җирлекләре арасында спартакиада.
4 гыйнвар, 10 сәгать – Кыш бабай призына бадминтон буенча ярышлар.
4 гыйнвар, 15 сәгать – Кыш бабай призына өстәл теннисы ярышлары.
4 гыйнвар, 10 сәгать – район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре арасында спартакиада.
5 гыйнвар, 10 сәгать – мәгариф бүлеге хезмәткәрләре арасында ярышлар.
6 гыйнвар, 10 сәгать – Кыш бабай призына көрәш ярышлары.
7 гыйнвар, 10 сәгать – Кыш бабай призына йөзү ярышлары.
7 гыйнвар, 13 сәгать – Кыш бабай призына акробатика ярышлары.
-Файдалы, актив ял сәламәтлекне дә ныгыта, яңа көч һәм эшкә дәрт биреп, нәтиҗәле хезмәткә дә этәрә, - диде бүген – 2 гыйнвар көнне район хакимияте хезмәткәрләре спартакиадасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов. – Яңа ел бәйрәм яллары районда спорт һәм сәламәтлек декадасы буларак үтә быел. Кичә үк спортсөярләр Актанышның Бүләк, Нөркә чаңгы трассаларында, башка спорт объектларында гаиләләре белән ял иттеләр, Үзәк чыршы янында узучы спорт ярышларында катнаштылар. Яңа елда районда спартакиаданы, беренчеләрдән булып, хакимият хезмәткәрләре башлап җибәрде. Әлеге матур үрнәкне дәвам итеп, 3 гыйнварда авыл җирлекләре хезмәткәрләренең спартакиадасы узачак. Райондагы спорт корылмалары балаларның да, яшьләрнең дә, эш яшендәгеләрнең дә, өлкәннәрнең дә яратып һәм теләп йөри торган урыны булырга тиеш. Актанышның иң зур байлыгы – аның кешеләре. Сәламәтлеге һәм яшәү рәвеше өчен һәркем үзенә җаваплылык алып, табиблар ярдәмендә дә организмын күзәтчелектә тотып, гомеренең һәр көнен сөенеп, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәсен иде дигән теләктә мин.
Спартакиадада да үзе үрнәк күрсәтте Энгель Нәвап улы. Чаңгы һәм өстәл теннисы ярышларында катнашып, җиңү яулады, гомуми нәтиҗәләр буенча да абсолют җиңүче булды. Энгель Нәвап улы, спартакиадага йомгак ясап, чаңгы, йөзү, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча җиңүчеләрне тәбрикләде, хакимият хезмәткәрләренә медальләр һәм дипломнар тапшырды.
Актанышта спартакиада һәр өлкәдә һәм һәр юнәлештә, узган елдан башлап, ел әйләнәсе үтә хәзер. Кышкы спартакиаданың матур дәвамы булып узган җәйге спартакиада да район тормышында үз урынын алды. Бәйрәм ялларында да райондашларга актив ял итү өчен “Актаныш” спорт комплексы, “Дулкын” бассейны, “Лачын” боз спорт сарае гадәти эш режимында эшли.
Актанышта спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында район хакимияте хезмәткәрләре арасында ярышлар - фоторепортаж.
Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар!
Үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2018 ел артта калды. Яңа елга аяк басарга санаулы минутлар гына калып бара. Гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан без узган елга нәтиҗә ясыйбыз. 2018 ел безнең өчен хәвеф-хәтәрсез, тыныч ел булды. Һәр елдагыча, 2018 елда да район халкы белән зур, күләмле эшләр башкардык, республика белән бер сулышта яшәдек. Дәүләт программаларына кушылып, үзебезнең җирлек, район өчен күпкырлы эшчәнлек алып бардык. Төзелештә эшләнгән объектларны тапшырып, вакытында файдалануга бирдек. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә ел уңай килде. Җыелган икмәкнең күләме буенча республикада беренче булдык. Бер гектардан чыккан уңыш буенча да икенче урында без. Сыйфатлы бодай үстердек. Икмәкнең бәясе дә югары булды. Терлекләр өчен дә сыйфатлы азык хәстәрләдек. Терлекләргә, җитештергән продукциягә инвентарьлаштыру үткәрдек. Ел башыннан 1000 башка якын эре терлек артты. Бүгенге көндә 20 тонна сөт күбрәк савабыз һәм тапшырабыз. 155 тонна хуҗалыклардан, шәхси сектордан 25 тонна, барысы – 180 тонна сөт савабыз. Сөткә дә бәя яхшы булды. Төп акча кереме - терлекчелек. Хуҗалыкларның финанс хәлен ныгытуда этәргеч булды 2018 ел.
Республикада 38 максатчан программа эшли. Дәүләт программалары ярдәмендә Пучыда 120 урынлык балалар бакчасы, Такталачык авылында 200 урынлык мәдәният йорты файдалануга тапшырылды, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, чаңгы базасы төзелде, балалар бакчалары, мәдәният йортлары капиталь төзекләндерелде. 2018 ел - тарихи ел. Авыл үзәкләрен асфальт юл белән тоташтырып бетердек. Усы авылы иң соңгы нокта булып тоташтырылды. Иске Әлем, Яңа Әлем юллары эшләнде. Шәбезбаш, Иске Кормаш территориясенә кергән юлларда асфальт салынды. Су, электр белән тәэмин итүдә нәтиҗәле эшләнде.
Тормыш бик тиз бара, дөнья бик тиз үзгәрә, шуңа без киләчәктә үзебезгә яңа максатлар куеп эшләргә бурычлы. Һәр Яңа елга зур өметләр белән керәбез, 2019 елга да зур өметләр баглыйбыз. Актаныш халкы - ул һәр өлкәдә үзен матур хезмәт белән күрсәтә торган халык. Үзебезгә тагын да зуррак максатлар куеп эшебезне дәвам итәчәкбез. Авыл хуҗалыгында игенчелек, терлекчелек тармакларына, төзелеш, социаль, мәдәният, мәгариф өлкәләренә яңа алымнар кертәбез, яңа максатлар куябыз. Иң мөһиме – район халкы сәламәт булсын.
Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Исән-имин булыгыз, хәвеф-хәтәрләр килмәсен. Һәр гаилә бары шатлыклар гына кичереп, сөенеп яшәсен һәм эшләсен. Һәр барчагызны, балаларыбызны, олыларыбызны якынлашып килүче 2019 ел белән чын күңелдән котлыйм!
Каты көнкүреш калдыклары белән эшләүдә хезмәт күрсәтүдә килешү төзү турында.
Кышкы ярминкәне хуҗалыклар арасындагы тройкалар бәйгесендә катнашучы атлар парады дәвам итте.
Матур итеп бизәлгән атлар район хакимияте бинасы каршына килеп туктады. Бәйрәмгә җыелган халык быел да тройкалар парадын яратып карады. Теләге булганнарга атларга утырып йөрү мөмкинлеге дә бар иде.
Тройкаларның бизәлешенә, утырып йөрү җайланмасының уңайлылыгына карап урыннар чыгарылды. Нәтиҗәләрне Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов ясады: 1 урын - «Ташкын» ҖЧҖ ; 2 урын - «Чишмә» агрофирмасы; 3 урын - «Чишмә» ҖЧҖ.
Бәйрәм ярминкәсе быел 30 декабрьдә аеруча да истә калырлык узды. Авыл җирлекләре, мәдәният хезмәткәрләре белән, мәгариф оешмалары, оешма-предприятиеләр үз сәүдә нокталарында әкият геройлары булып киенеп, театраль тамаша, мәзәкләр аша үзләре әзерләгән яңа ел товарларын саттылар. Яңа ел төсмере белән бизәлгән, бәйләнгән һәм тегелгән киемнәр, аш-су ризыклары, авылларның бренд эшләнмәләре – һәммәсе әкияти рухта иде. Һәр сату ноктасына әкияти исем бирелгән. Шунда ук кайнар чәй эчеп, яңа пешкән коймактан да авыз итәргә мөмкин. Яңа ел табынына җаның ни тели – барысын да сайлап ал!
Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады, бизәлгән тройка атлар – һәммәсе дә ярминкәгә килүче актанышлылар, кайткан кунаклар күңеленә хуш килде.
Актанышта “Әкияти ярминкә”, Кыш бабайлар парады, тройкалар ярышы узды - фоторепортаж.
29 декабрь көнне Актаныш районының "Бүләк" чаңгы трассасында Кыш Бабай бүләгенә чаңгы ярышы булып узды.
Бәйгенең җиңүчеләре һәм призлы урын алучылар.
2007 елгылар һәм яшьрәкләр, кызлар: 1 урын – Язилә Закирҗанова (АСОШ №1), 2 урын – Алия Сәлахова (АСОШ №1), 3 урын – Юлиана Мохитова (АСОШ №2); егетләр: 1 урын – Ринат Гәрәев (АСОШ №1), 2 урын - Әмир Язитов (АСОШ №2), 3 урын – Эмиль Мансуров (АСОШ №2).
2005 и 2006 елгылар, кызлар: 1 урын – Резеда Басырова (АСОШ №1), 2 урын – Лиана Латыйпова (АСОШ №2), 3 урын – Гөлия Хамадуллина (АСОШ №2); егетләр: 1 урын - Раушан Әхмәтов (Теләкәй), 2 урын – Искәндәр Могътазиров (АСОШ №1), 3 урын – Искәндәр Ибраһимов (АСОШ №1).
2003 и 2004 елгылар, кызлар: 1 урын – Регина Минһаҗева (АСОШ №1), 2 урын – Гүзәл Хәмидуллина (АСОШ №2), 3 урын – Мәрьям Әгъзамова (АСОШ №2); егетләр: 1 урын – Илшат Шакиров (АСОШ №2), 2 урын – Айназ Имамразыев (АСОШ №2), 3 урын – Илназ Вәҗетдинов (Пучы).
2001 и 2002 елгылар, кызлар: 1 урын – Тансылу Таҗиева (АСОШ №2), 2 урын – Ирина Муллаянова (АСОШ №2); егетләр: 1 урын – Илнур Хасанов (АСОШ №2); 2 урын – Данил Гайсин (АСОШ №1), 3 урын – Илгизәр Мохитов (АСОШ №2).
Ветераннар. Хатын-кызлар: 1 урын – Айгөл Дәүләтова (Пучы), 2 урын – Алсу Гикрамина (Актаныш); ир-атлар: 1 урын – Равил Хаҗиев, (Актаныш), 2 урын – Данил Кирамов (Актаныш), 3 урын – Ирек Мөхәмәтов (Актаныш).