-Файдалы, актив ял сәламәтлекне дә ныгыта, яңа көч һәм эшкә дәрт биреп, нәтиҗәле хезмәткә дә этәрә, - диде бүген – 2 гыйнвар көнне район хакимияте хезмәткәрләре спартакиадасында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов. – Яңа ел бәйрәм яллары районда спорт һәм сәламәтлек декадасы буларак үтә быел. Кичә үк спортсөярләр Актанышның Бүләк, Нөркә чаңгы трассаларында, башка спорт объектларында гаиләләре белән ял иттеләр, Үзәк чыршы янында узучы спорт ярышларында катнаштылар. Яңа елда районда спартакиаданы, беренчеләрдән булып, хакимият хезмәткәрләре башлап җибәрде. Әлеге матур үрнәкне дәвам итеп, 3 гыйнварда авыл җирлекләре хезмәткәрләренең спартакиадасы узачак. Райондагы спорт корылмалары балаларның да, яшьләрнең дә, эш яшендәгеләрнең дә, өлкәннәрнең дә яратып һәм теләп йөри торган урыны булырга тиеш. Актанышның иң зур байлыгы – аның кешеләре. Сәламәтлеге һәм яшәү рәвеше өчен һәркем үзенә җаваплылык алып, табиблар ярдәмендә дә организмын күзәтчелектә тотып, гомеренең һәр көнен сөенеп, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәсен иде дигән теләктә мин.
Спартакиадада да үзе үрнәк күрсәтте Энгель Нәвап улы. Чаңгы һәм өстәл теннисы ярышларында катнашып, җиңү яулады, гомуми нәтиҗәләр буенча да абсолют җиңүче булды. Энгель Нәвап улы, спартакиадага йомгак ясап, чаңгы, йөзү, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча җиңүчеләрне тәбрикләде, хакимият хезмәткәрләренә медальләр һәм дипломнар тапшырды.
Актанышта спартакиада һәр өлкәдә һәм һәр юнәлештә, узган елдан башлап, ел әйләнәсе үтә хәзер. Кышкы спартакиаданың матур дәвамы булып узган җәйге спартакиада да район тормышында үз урынын алды. Бәйрәм ялларында да райондашларга актив ял итү өчен “Актаныш” спорт комплексы, “Дулкын” бассейны, “Лачын” боз спорт сарае гадәти эш режимында эшли.