Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар!
Үзенең мәшәкатьләре, шатлыклары белән 2018 ел артта калды. Яңа елга аяк басарга санаулы минутлар гына калып бара. Гадәттәгечә, Яңа ел алдыннан без узган елга нәтиҗә ясыйбыз. 2018 ел безнең өчен хәвеф-хәтәрсез, тыныч ел булды. Һәр елдагыча, 2018 елда да район халкы белән зур, күләмле эшләр башкардык, республика белән бер сулышта яшәдек. Дәүләт программаларына кушылып, үзебезнең җирлек, район өчен күпкырлы эшчәнлек алып бардык. Төзелештә эшләнгән объектларны тапшырып, вакытында файдалануга бирдек. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен дә ел уңай килде. Җыелган икмәкнең күләме буенча республикада беренче булдык. Бер гектардан чыккан уңыш буенча да икенче урында без. Сыйфатлы бодай үстердек. Икмәкнең бәясе дә югары булды. Терлекләр өчен дә сыйфатлы азык хәстәрләдек. Терлекләргә, җитештергән продукциягә инвентарьлаштыру үткәрдек. Ел башыннан 1000 башка якын эре терлек артты. Бүгенге көндә 20 тонна сөт күбрәк савабыз һәм тапшырабыз. 155 тонна хуҗалыклардан, шәхси сектордан 25 тонна, барысы – 180 тонна сөт савабыз. Сөткә дә бәя яхшы булды. Төп акча кереме - терлекчелек. Хуҗалыкларның финанс хәлен ныгытуда этәргеч булды 2018 ел.
Республикада 38 максатчан программа эшли. Дәүләт программалары ярдәмендә Пучыда 120 урынлык балалар бакчасы, Такталачык авылында 200 урынлык мәдәният йорты файдалануга тапшырылды, авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары, чаңгы базасы төзелде, балалар бакчалары, мәдәният йортлары капиталь төзекләндерелде. 2018 ел - тарихи ел. Авыл үзәкләрен асфальт юл белән тоташтырып бетердек. Усы авылы иң соңгы нокта булып тоташтырылды. Иске Әлем, Яңа Әлем юллары эшләнде. Шәбезбаш, Иске Кормаш территориясенә кергән юлларда асфальт салынды. Су, электр белән тәэмин итүдә нәтиҗәле эшләнде.
Тормыш бик тиз бара, дөнья бик тиз үзгәрә, шуңа без киләчәктә үзебезгә яңа максатлар куеп эшләргә бурычлы. Һәр Яңа елга зур өметләр белән керәбез, 2019 елга да зур өметләр баглыйбыз. Актаныш халкы - ул һәр өлкәдә үзен матур хезмәт белән күрсәтә торган халык. Үзебезгә тагын да зуррак максатлар куеп эшебезне дәвам итәчәкбез. Авыл хуҗалыгында игенчелек, терлекчелек тармакларына, төзелеш, социаль, мәдәният, мәгариф өлкәләренә яңа алымнар кертәбез, яңа максатлар куябыз. Иң мөһиме – район халкы сәламәт булсын.
Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Исән-имин булыгыз, хәвеф-хәтәрләр килмәсен. Һәр гаилә бары шатлыклар гына кичереп, сөенеп яшәсен һәм эшләсен. Һәр барчагызны, балаларыбызны, олыларыбызны якынлашып килүче 2019 ел белән чын күңелдән котлыйм!