ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Бүген – 8 гыйнвар көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Шәхси секторда 2018 елда терлек асрау һәм терлек санын арттыру буенча  Күҗәкә, Кәзкәй, Түке, Әтәс, Чалманарат авыл җирлекләре җиңү яулады. Район башлыгы Энгель Нәвап улы җиңү яулаган авыл җирлекләренә  сертификат – акчалата премия тапшырды.

Бүген – 8 гыйнвар көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның 2018 ел  һәм декабрь ае эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды. Ел нәтиҗәләре буенча җиңүче авыл җирлекләре билгеләнде, район башлыгы Энгель Нәвап улы аларга сертификат – акчалата премия тапшырды.

 

Районның  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  җитәкчесе  Дәниф Харисов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов район хуҗалыкларында терлекчелек барышы, агымдагы мәсьәләләр, 2018 елгы һәм декабрь  аендагы эшчәнлек  белән таныштырдылар.

 

 

 

Киңәшмә  азагында  район  башлыгы Энгель Фәттахов 2018 елгы эшчәнлеккә карата фикерен белдерде,     кимчелекләргә  тукталды, 2019 елга бурычлар билгеләде.  Ай  йомгаклары  буенча  алдынгыларны  бүләкләде.

 

Терлекчелек  тармагының  2018  елның декабрь  ае йомгаклары   буенча  күчмә  символик    «Ат» ка “Чишмә” җәмгыяте  лаек булды.


7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Казанда –   аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә. Җил көнбатыштан, көнъяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, көндез 12 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -18..-20º, урыны белән -23º; көндез -13..-15º.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән һәм көндез күпчелек районнарда кар яву көтелә.  Җил  көнбатыштан, көнъяк-көнбатыштан  секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән 13 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -17..-22º, урыны белән -23..-28º; көндез -13..-18º.

Юлларда  бозлавык.

 

Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар! Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел елкасының иң яхшы бизәлеше өчен интернет аша тавыш бирү башланды.

Актаныш районы Яңа ел елкасы бизәлеше өчен тавыш бирү, чыршы тирәсендә үткән Яңа ел тамашаларын 5 балл белән бәяләү өчен 15 гыйнварга кадәр http://msu.tatarstan.ru/elka-2019.htm сылтамасы аша кереп, интернет челтәрендә тавыш бирү кирәк.

Нәтиҗәләр 1 февральдән дә соңармый ясалачак.


5
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

-Сәламәтлеген кайгыртмаган кеше – ул тәрбиясез кеше, дип, үзенең фикерен белдергән иде якташыбыз, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Хөрмәтле мөгаллимнәр, сез бүген яшь буынны тәрбиялисез, сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка булган мөнәсәбәтегез балаларга да үрнәк булып тора, - дип, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 5 гыйнвар көнне узган мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасында укытучыларга мөрәҗәгать итте, җиңүчеләрне бүләкләп, аларга уңышлар теләде.

“Бүләк” урманындагы чаңгы трассасында чаңгыда узышу белән башланган спартакиада  йөзү, өстәл теннисы, бадминтон ярышлары белән дәвам итте. Укытучылар һәр төрдә дә матур нәтиҗә күрсәтте, бер катнашучыга ике төрдә ярышу мөмкин иде.

Гомуми нәтиҗәләр буенча  Актаныш гимназиясе – беренче, Актанышның 2 нче мәктәбе – икенче, Актанышның 3 нче мәктәбе өченче урын яулады. Шәхси беренчелекне  Актанышның 1 нче мәктәбе укытучылары Равил Хаҗиев һәм Лилия Галләмова яулады. Иң өлкән катнашучы – Балалар иҗат үзәге мөгаллиме Дилшат Мөхәммәдиев истәлек бүләгенә лаек булды.

5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге һәм район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре чыршы әйләнәсендә күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев  тәбрикләде. Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга  бүләкләр тапшырылды. Быелгы  бәйрәмнең иганәчеләре район хакимияте һәм  “Актаныш” агрофирмасы, алар ярдәме белән райондагы физик мөмкинлекләре чикләнгән 96 балага да Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.

Казанда –   болытлы һава, кар яву көтелә,  көндез аз күләмдә. Аерым районнарда буран. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез җил юнәлешен төнъяк-көнбатышка үзгәртә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -9..-11º; көндез -7..-9º.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Республика буенча –   болытлы һава, кар яву көтелә, төнлә көчәя.  К. Җил  көнъяк-көнчыгыштан  секундына 6-11 метр тизлектә, көндез юнәлешен төнъяк-көнбатышка үзгәртә, урыны белән 15 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -7..-12º; көндез -5..-10º.

Юлларда  бозлавык, урыны белән кар көртләре.

 


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

5 гыйнварда Татарстанда һәм Казанда һава торышы:

-төнлә һәм көндез буран; көнъяк-көнчыгыштан җил секундына 15-17 метрга кадәр җитә; бозлавык; юлларда кар көртләре;

-иртән, көндез аерым районнарда көчле кар яву көтелә.


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

3 гыйнвар көнне “Бүләк” чаңгы трассасы үзенә авыл җирлекләреннән килгән командаларны спартакиада ачылу тантанасына җыйды. Спортсөярләрне район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Яңа ел белән котлап, спорт бәйгесендә уңышлар, лаеклы җиңү теләде.

Яңа елда районда спартакиаданы, беренчеләрдән булып, хакимият хезмәткәрләре башлап җибәрде. 3 гыйнварда эстафетаны  авыл җирлекләре хезмәткәрләре катнашындагы командалар кабул итеп алды.

Спартакиадада чаңгыда шуу, йөзү, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча ярышлар узды, җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Казанда –   болытлы һава, төнлә   кар яву көтелә,  урыны белән томан. Көндез кар яву көтелә. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -8..-10º; көндез -4..-6º.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Республика буенча –   болытлы һава, төнлә һәм иртә белән урыны белән кар яву көтелә, томан.  Көндез кар, урыны белән көчле кар яву ихтимал. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан  секундына 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -8..-13º; көндез -4..-9º.

Юлларда  бозлавык, урыны белән кар көртләре.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International