Бүген – 8 гыйнвар көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев авыл җирлекләрендә шәхси секторда терлек асрауның 2018 ел һәм декабрь ае эчендәге күрсәткечләре белән таныштырды. Ел нәтиҗәләре буенча җиңүче авыл җирлекләре билгеләнде, район башлыгы Энгель Нәвап улы аларга сертификат – акчалата премия тапшырды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Ялалов район хуҗалыкларында терлекчелек барышы, агымдагы мәсьәләләр, 2018 елгы һәм декабрь аендагы эшчәнлек белән таныштырдылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Энгель Фәттахов 2018 елгы эшчәнлеккә карата фикерен белдерде, кимчелекләргә тукталды, 2019 елга бурычлар билгеләде. Ай йомгаклары буенча алдынгыларны бүләкләде.
Терлекчелек тармагының 2018 елның декабрь ае йомгаклары буенча күчмә символик «Ат» ка “Чишмә” җәмгыяте лаек булды.