5 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар белән иҗат үзәге һәм район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре чыршы әйләнәсендә күңелле уеннар, ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Илфак Бариев тәбрикләде. Чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан барлык балаларга бүләкләр тапшырылды. Быелгы бәйрәмнең иганәчеләре район хакимияте һәм “Актаныш” агрофирмасы, алар ярдәме белән райондагы физик мөмкинлекләре чикләнгән 96 балага да Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.