Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүгеннән “Оедым мин ошбу имамга...” дип исемләнгән журналистлар өчен иҗади эшләр конкурсы игълан итә. Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.
Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма», «Иң яхшы фото/видеоретортаж» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче сайланачак. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле, бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.
Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә.
5 гыйнвар көнне Мөслим районының универсаль спорт залында мөселман яшьләре арасында IV Спартакиада булып узды. Спартакиадада 15 районнан 300дән артык мөселман яшьләре катнашты. Актаныш командасы да ярышларда волейбол, армспорт, бадминтон, гер күтәрү, аркан тартышу төрендә катнашты. Актаныш мөселман яшьләре волейбол һәм бадминтон буенча - 2, гер күтәрүдә 3 урын яулады.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән кар яву көтелә. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез 13 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -11..-13º, урыны; көндез -6..-8º.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, кар яву көтелә, көнъяк районнарда көндез юеш кар. Көндез урыны белән буран, бозлавык. Җил көнъяктан, көнъяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -10..-15º, урыны белән -19º; көндез -3..-8º.
Юлларда бозлавык.
Бүген – 10 гыйнвар көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде.
9 гыйнвар көнне Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 2019 елның беренче баласын теркәү тантанасы узды. Бәхетле әти-әни Маннановлар - Илнар Илдар улы һәм Алия Ринат кызы улларына Алмаз исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парны икенче балалары туу уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар телибез, матур, күркәм гаиләдә игелекле бала булып үссен сабый.
Ымны белмәгән нине белсен? Атасын белмәгән кемне белсен?
...Әйе, халык мәкалендәгечә, һәркем үз нәселен, килеп чыгышын, кыскасы, җиде буын ата-бабасын белергә тиеш. Аларның гореф-гадәтләре, йолалары аша без үз йөзебезне табабыз. Шул максаттан чыгып, “Шәһри Казан” газетасы белән “БлагоДарение” фонды “Әти хакы” республикакүләм иншалар бәйгесе оештырды. Соңгы елларда “әти тәрбиясе”, “Әти сүзе” дигән төшенчәләр сүнеп бара дигән сүзләрне еш ишетәбез, ә мин үз әтием мисалында моның бик үк дөреслеккә туры килмәвен бәян итәсем килде, һәм менә нәтиҗәсе: иншам беренче урынга лаек дип табылды!
Баш мөхәррир Гөлнара Сабирова җитәкчелегендәге “Шәһри Казан” нәшрияты коллективы безне бик җылы кабул итте. Фәрит абый Салихов оештырган “БлагоДарение” фонды вәкилләре белән берлектә, зурлап, Җиңүче дипломы һәм иң зур бүләк- велосипед тапшырдылар. Районыбызда әтиләр белән нинди чаралар оештырылуы, татар милләтендә элек-электән килгән Әтиләр хакын үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр, гаилә кыйммәтләре турында фикерләрне бик тәфсилләп сораштылар. Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы булуымны, шулай ук гимназиябез каршында эшләп килүче “Ак җилкән” газетасының редколлегия әгъзасы, ягъни “кечкенә коллегалары” икәнлегемне белеп, туган телебез язмышы хакындагы сорауларны да читтә калдырмадылар. Очрашу ахырында балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова үзенең “Аппак белән Шапшак” китабын автограф язып бүләк итте. Бу очрашу минем күңелемдә бик озакка зур тәэсирләр калдырды. Рәхмәт Сезгә, мондый бәйгене оештыручылар!
Хөрмәтле актанышлылар, кайткан кунаклар! Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында Яңа ел елкасының иң яхшы бизәлеше өчен интернет аша тавыш бирү башланды.
Актаныш районы Яңа ел елкасы бизәлеше өчен тавыш бирү, чыршы тирәсендә үткән Яңа ел тамашаларын 5 балл белән бәяләү өчен 15 гыйнварга кадәр http://msu.tatarstan.ru/elka-2019.htm сылтамасы аша кереп, интернет челтәрендә тавыш бирү кирәк.
Нәтиҗәләр 1 февральдән дә соңармый ясалачак.
2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 7,05% ка индексацияләнә. Актаныш районында әлеге индексация 7600 пенсионерга кагылачак. Пенсия күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, 2018 елның декабрендә иминият пенсиясе 10000 сум булса, гыйнвар аенда пенсиягә 705 сум өстәлә.
Шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыкканнарның пенсияләре арта. Ул кемнәргә кагыла һәм пенсия күпмегә арта?
Иң беренче чиратта, моның өчен өч төп шарт үтәлергә тиеш: пенсионерның авыл хуҗалыгы җитештерүендәге хезмәт стажы 30 елдан да ким булмаска, ул бүген дә авыл җирлегендә яшәргә һәм хәзерге вакытта беркайда да эшләмәскә тиеш. Соңгы ике таләп буенча барысы да аңлашыла кебек, ә менә стаж, бигрәк тә белгечлекләр исемлеге буенча аңлатып үтү кирәк. Актаныш районы пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Булат Басыйров әйтүенчә, исәпләүләр буенча эш инде алдан ук башланган, бүгенге көнгә 2000 кешегә пенсия яңача тәртиптә исәпләнгән. Эш дәвам итә. Пенсиясе арту тиешле һөнәрләрнең төгәл исемлеге дә булдырылган.
Гыйнвар ае Актаныш районында хөрмәтле ветераннарыбызның олуг юбилейлары белән башланып китте. Теләкәйдән Нәсимә Сәлмән кызы Хаҗипова, Иске Айманнан Фәния Миргаяз кызы Шәрәфиева – 1 гыйнвар, Чаттан Дәүләтгәрәй Гыйльметдин улы Гыйльметдинов, Зөбәердән Зөфәр Ямалтдин улы Ямалтдинов – 2 гыйнвар, Пучыдан Нәкыя Әмирҗан кызы Гафиятова, Адайдан Мәшүдә Сәрвәр кызы Нәфыйкова – 5 гыйнвар, Апачтан Мортаза Әмин улы Әминов – 6 гыйнвар, Аештан Сәгыйдә Фазлыймөхәммәт кызы Фазлыймөхәммәтова 9 гыйнвар көнне үзләренең күркәм юбилейларын – 90 яшен билгеләп үттеләр.
Юбилярларны туган көннәре белән котлап, Актаныш районыннан килгән делегация Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән күчтәнәч, бүләкләр тапшырдылар.
Халыктан кергән сораулар, актуаль мәсьәләләр чишелеше буенча Актаныш районы хакимиятендә атналык брифинглар 2019 ел башыннан, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдиме белән, Актаныш районы мәгълүмат үзәге тарафыннан атна саен үткәрелә башлый.
-Брифингта халыкны борчыган иң актуаль сораулар, темалар күтәреләчәк. Район халкы – Актанышның иң зур байлыгы. Хакимияткә мөрәҗәгать ителгән бер генә сорауны, фикер-тәкъдимне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Сорауларны тиз, оператив һәм объектив хәл итүдә җәмәгатьчелек белән турыдан-туры эшләүне брифинг аша җайга салу - нәтиҗәле ысул. Алдан ук халыкның сорауларын өйрәнеп, компетентлы органнарның, җаваплы җитәкчеләрнең бергәләп фикерләшеп, киңәшләшеп чишелеш табулары райондагы эшчәнлек нәтиҗәсен дә, сыйфатын да яхшыртачак. Халыкны борчыган сорауларны хәл итүдә, брифинглар барышында үзем дә катнашачакмын. Авыл җирлекләре белән Актаныш хакимиятендә видеорежимда турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудырылды, брифингларда авыл халкы да катнашып, авылдан чыгып йөрми генә үзенең соравына җавап ала алачак, - дип, район башлыгы Энгель Нәвап улы үзенең фикерен белдергән иде.
9 гыйнварда тәүге брифинг “Актаныш район пенсия фондының 2018 елгы эшчәнлеге, пенсия фондына халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, 2019 елда пенсия түләүдә яңалыклар” дигән темага багышланды.