Ләйсән Сәлахова: “Гаилә традицияләрен саклау “Әти хакы” бәйгесендә җиңү китерде”

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ымны белмәгән нине белсен? Атасын белмәгән кемне белсен?

...Әйе, халык мәкалендәгечә, һәркем үз нәселен, килеп чыгышын, кыскасы, җиде буын ата-бабасын белергә тиеш. Аларның гореф-гадәтләре, йолалары аша без үз йөзебезне табабыз. Шул максаттан чыгып, “Шәһри Казан” газетасы белән “БлагоДарение” фонды “Әти хакы” республикакүләм иншалар бәйгесе оештырды. Соңгы елларда “әти тәрбиясе”, “Әти сүзе” дигән төшенчәләр сүнеп бара дигән сүзләрне еш ишетәбез, ә мин үз әтием мисалында моның бик үк дөреслеккә туры килмәвен бәян итәсем килде, һәм менә нәтиҗәсе: иншам беренче урынга лаек дип табылды!

Баш мөхәррир Гөлнара Сабирова җитәкчелегендәге “Шәһри Казан” нәшрияты коллективы безне бик җылы кабул итте. Фәрит абый Салихов оештырган “БлагоДарение” фонды вәкилләре белән берлектә, зурлап, Җиңүче дипломы һәм иң зур бүләк- велосипед тапшырдылар. Районыбызда әтиләр белән нинди чаралар оештырылуы, татар милләтендә элек-электән килгән Әтиләр хакын үстерү юнәлешендә башкарылган эшләр, гаилә кыйммәтләре турында фикерләрне бик тәфсилләп сораштылар. Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы булуымны, шулай ук гимназиябез каршында эшләп килүче “Ак җилкән” газетасының редколлегия әгъзасы, ягъни “кечкенә коллегалары” икәнлегемне белеп, туган телебез язмышы хакындагы сорауларны да читтә калдырмадылар. Очрашу ахырында балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова үзенең “Аппак белән Шапшак” китабын автограф язып бүләк итте. Бу очрашу минем күңелемдә бик озакка зур тәэсирләр калдырды. Рәхмәт Сезгә, мондый бәйгене оештыручылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International