2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне арттыруда яңалыклар

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 1 гыйнвардан 7,05% ка индексацияләнә. Актаныш районында әлеге индексация 7600 пенсионерга кагылачак. Пенсия күләме һәр алучыга аерым артачак. Әйтик, 2018 елның декабрендә иминият пенсиясе  10000 сум булса, гыйнвар аенда пенсиягә  705 сум  өстәлә.

Шулай ук 2019 елның 1 гыйнварыннан авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыкканнарның пенсияләре арта. Ул кемнәргә кагыла һәм пенсия  күпмегә арта?

Иң беренче чиратта, моның өчен өч төп шарт үтәлергә тиеш: пенсионерның авыл хуҗалыгы җитештерүендәге хезмәт стажы 30 елдан да ким булмаска, ул бүген дә авыл җирлегендә яшәргә һәм хәзерге вакытта беркайда да эшләмәскә тиеш. Соңгы ике таләп буенча барысы да аңлашыла кебек, ә менә стаж, бигрәк тә белгечлекләр исемлеге буенча аңлатып үтү кирәк. Актаныш районы пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Булат Басыйров әйтүенчә, исәпләүләр буенча эш инде алдан ук башланган, бүгенге көнгә 2000 кешегә пенсия яңача тәртиптә исәпләнгән. Эш дәвам итә. Пенсиясе арту тиешле һөнәрләрнең төгәл исемлеге дә булдырылган.

 Исемлек Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнгән. Исемлеккә нинди һөнәрләр кертелгән? Авыл җирлегендә яшәп, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә бу реформа бөтенләй кагылмый. Шулай ук хуҗалыкта бухгалтер, икътисадчы кебек вазифаларны башкаручыларның, инженер-техник хезмәткәрләрнең дә барысының да пенсияләре артмаячак. 1992 елның 1 гыйнварына кадәр колхозда, совхозда, крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүчеләр, вазифасына карамастан, авыл хуҗалыгы хезмәткәре булып саналса, әлеге датадан соң бары җитештерүдә – терлекчелек, үсемлекчелек өлкәсендәгеләр генә исәпкә алына.

 Стажга килгәндә, 30 елны бер урында эшләп тутыру мөһимме, ул өзлексез булырга тиешме, дигән сораулар туа? Белгеч раславынча, пенсияне санаганда, гомуми стаж исәпкә алына. Иң мөһиме – ул авыл хуҗалыгы җи-тештерүе өлкәсендә булсын. Әлеге таләпләр үтәлгән пенсионерларга өстәмә түләү автомат рәвештә исәпләнә. Пенсионерның авыл хуҗалыгы җитештерүендәге хезмәт стажы 30 ел булган очракта, пенсия, индексацияләүне исәпкә алып, уртача 1333 сум 56 тиенгә арта. Ул фиксацияләнгән сумманың 25 процентын тәшкил итә.

Пенсия фонды хезмәткәрләре авылда яшәүче һәр пенсионерның диярлек эшен күтәреп, хезмәт елларын кабат калькулятор аша үткәрәләр. Ул алга таба да дәвам итәчәк, – ди Булат Мөдәллиф улы. Ул беренче айларда сабыр итәргә, пенсия фондына йөгермәскә, стажны үзеңә санап карарга киңәш итә. Килеп туган сорауларны 074 яки 8(85552) 07411 телефон номерлары аша җиткерергә, консультация алырга, кабул итүгә язылырга була. Шулай ук ЕСИА аша иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты аша эш итәргә мөмкин. Авыл хуҗалыгында хезмәт стажын санап караганнан соң, 30 елга тулып бетми, әмма исәпкә алынмаган аралык бар икән, бу очракта аны дәлилләүче белешмә китерергә була. Моны ел дәвамында эшләргә мөмкин. Пенсияне арттырып исәпләү 2019 елның 1 гыйнварыннан  ясалачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International