Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бүгеннән “Оедым мин ошбу имамга...” дип исемләнгән журналистлар өчен иҗади эшләр конкурсы игълан итә. Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.
Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма», «Иң яхшы фото/видеоретортаж» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче сайланачак. Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле, бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.
Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә.