Халыктан кергән сораулар, актуаль мәсьәләләр чишелеше буенча Актаныш районы хакимиятендә атналык брифинглар үтәчәк

2019 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе

Халыктан кергән сораулар,  актуаль мәсьәләләр чишелеше буенча Актаныш районы хакимиятендә атналык брифинглар 2019 ел башыннан, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов тәкъдиме белән, Актаныш районы мәгълүмат үзәге тарафыннан атна саен үткәрелә башлый.

-Брифингта халыкны борчыган иң актуаль сораулар, темалар күтәреләчәк. Район халкы – Актанышның иң зур байлыгы. Хакимияткә мөрәҗәгать ителгән бер генә сорауны, фикер-тәкъдимне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Сорауларны тиз, оператив һәм объектив хәл итүдә җәмәгатьчелек белән турыдан-туры эшләүне брифинг аша җайга салу - нәтиҗәле ысул. Алдан ук халыкның сорауларын өйрәнеп, компетентлы органнарның, җаваплы җитәкчеләрнең бергәләп фикерләшеп, киңәшләшеп чишелеш табулары райондагы эшчәнлек нәтиҗәсен дә, сыйфатын да яхшыртачак. Халыкны борчыган сорауларны хәл итүдә, брифинглар барышында үзем дә катнашачакмын. Авыл җирлекләре белән Актаныш хакимиятендә видеорежимда турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тудырылды, брифингларда авыл халкы да катнашып, авылдан чыгып йөрми генә үзенең соравына җавап ала алачак, - дип, район башлыгы Энгель Нәвап улы үзенең фикерен белдергән иде.

9 гыйнварда тәүге брифинг “Актаныш район пенсия фондының 2018 елгы эшчәнлеге, пенсия фондына халыктан кергән мөрәҗәгатьләр, 2019 елда пенсия түләүдә яңалыклар” дигән темага багышланды. Брифингка халык һәм җитәкчелек белән актив элемтәдә эшләүче район Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Зиннур кызы Хафизова, совет әгъзалары Нурулла Нургаян улы Нурлыев – район ветераннар советы рәисе, Ләйсән Глүс кызы Газизова – Актаныш телевидениесе журналисты, Ильяс Кламит улы Харисов – Росреестр хезмәтенең Актаныш бүлекчәсенең баш белгече-эксперт; “Актаныш-информ” директоры  Руслан Мөбәрәк улы Усманов җитәкчелегендә  телевидение, радио, газета, сайт журналистлары, социаль челтәрдә “Актаныш – туган ягым” төркемен алып баручы Алмаз Нурулла улы Нурлыев; район пенсия фонды җитәкчесе  Булат Мөдәллиф улы Басыйров, җитәкче урынбасары Алмаз Мирсәлим улы Сәетов; район хакимиятеннән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Индәриф улы Тимиров, район хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән Ләйсән Мәхмүт кызы Тимерова катнашты.

Район халкының өчтән бер өлешен тәшкил итүче өлкән яшьтәгеләр – пенсионерлар арасында пенсия реформасы бүген аеруча да күп сораулар тудыра. Үзенең чыгышында район пенсия фонды җитәкчесе Булат Мөдәллиф улы халыкны кызыксындырган сорауларга ачык һәм аңлаешлы җаваплар бирде, мисалларга тукталып, пенсия исәпләү тәртибен аңлатты. Бу хакта тулырак “Актаныш-информ” сайтында, радиода, телевидениедә, “Актаныш таңнары” газетасында, социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин булачак. Шәхси сораулар туганда 074, кәрәзле  элемтә аша 8(8 555 2) 07411 номерлары аша район пенсия фондына чылтыратырга мөмкин.

Киләсе брифингта күтәреләчәк тема – “Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда дәүләт программаларыннан файдалану”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International