ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

14 гыйнварда “Идел” журналы  журналистлары Актанышыбызга килде. Район башлыгы Энгель Фәттахов журналның баш мөхәррире Радик Сабиров, мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова белән очрашып, районыбыз тормышы, бүгенге  көнүзәк мәсьәләләр белән таныштырды, 13-15 февраль көннәрендә Актанышта М.Җәлил истәлегенә татар-башкорт милли көрәше буенча узачак турнирга  әзерлек чаралары хакында да сөйләде.

Гомумреспублика турниры беренче тапкыр ярты гасыр элек үткәрелде. Республика, район батырлары бу ярышка җитди әзерләнә, чөнки Муса Җәлил исемендәге турнир дәрәҗәле, үз тарихы һәм традицияләре булган ярыш санала. Турнирны Милли көрәш федерациясе җитәкчесе, ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.

“Идел” журналы журналистлары районның спорт корылмалары эшчәнлеге белән таныштылар, көрәшчеләр, тренерлар белән очрашып сөйләштеләр, Актаныш гимназиясендә, технологик техникумда, Туган як музеенда булдылар.

 

15 гыйнварда халыктан кергән сораулар буенча  брифинг “Авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәмнәреннән файдалану” дигән темага багышланды. Брифингка халык һәм җитәкчелек белән актив элемтәдә эшләүче район Җәмәгатьчелек советы әгъзалары Нурулла Нурлыев – район ветераннар советы рәисе, Ләйсән Газизова – Актаныш телевидениесе журналисты, “Актаныш-информ” директоры  Руслан Усманов җитәкчелегендә  телевидение, радио, газета, сайт журналистлары, социаль челтәрдә “Актаныш – туган ягым” төркемен алып баручы Алмаз Нурлыев; район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдинов, район хакимиятеннән район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, район хакимиятенең мәгълүмат үзәгеннән Ләйсән Тимерова катнашты.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Зөлфәт улы авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыкларда дәүләт ярдәмнәреннән файдалану буенча райондагы эшчәнлек белән таныштырды. Дәүләт ярдәмнәре алу төрләре, районда тупланган эш тәҗрибәсе, авыл халкының дәүләт ярдәмнәре алуда катнашуы, программаларның уңай яклары һәм халыктан эш барышында кергән сораулар белән таныштырды. Халыкны кызыксындырган сорауларга ачык һәм аңлаешлы җаваплар бирде, мисалларга тукталып, эшләү тәртипләрен аңлатты. Бу хакта тулырак “Актаныш-информ” сайтында, радиода, телевидениедә, “Актаныш таңнары” газетасында, социаль челтәрләрдә танышырга мөмкин булачак. Шәхси сораулар туганда, дәүләт ярдәмнәреннән файдалану теләге булганда җирлекләрдә авыл башлыгына мөрәҗәгать итү кирәк. Дәүләт ярдәмнәре алып, шәхси хуҗалыкта үз бизнесынны табыш китерерлек итеп оештыру буенча дәүләт ярдәмнәре, тәкъдимнәр җирлекләрдә узачак авыл җыеннарында да халыкка аңлатылачак, белгечләр, район җитәкчелеге белән турыдан-туры аралашу, сораулар бирү мөмкинлеге дә булачак.

 


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Казанда –   аязучан болытлы һава,  урыны белән кар яву көтелә, буран. Җил көнъяктан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -9..-11º; көндез -2..-4º.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез кар, урыны белән буран. Җил  көнъяктан секундына 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -8..-13º, урыны белән -18º; көндез -2..-7º.

Юлларда  бозлавык.    


13
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Яңа ел бәйрәмен, башка бәйрәмнәрдән  аермалы буларак, без ике тапкыр бәйрәм итәбез. 13 гыйнвар кичендә Үзәк  чыршы янында район мәдәният хезмәткәрләре  Иске Яңа елны каршылау кичәсен – бәйрәм концерты оештырды.

Яңа елга багышланган бәйрәм концерты тамашачылар күңеленә хуш килде. Бәйрәм карарга килгән халык рәхәтләнеп күңел ачты. Өлкәннәргә ияреп, бәйрәмгә балалар да бик күп килгән иде. Алар да җыр-бию көенә ияреп биеделәр, уйнадылар, боз тавында чана шудылар.

Гражданнарның 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баруы һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " гы 2017 елның 29 июлендәге 217-ФЗ номерлы федераль законга, аның төп моментларына Татарстан Росреестры тагын бер кат игътибар итә.

Закон бакчачылык һәм яшелчәчелек алып баручы гражданнарга үз ихтыяҗлары өчен куллануны тәгаенли. Сәнәгать  яки авыл хуҗалыгы бакчачылыгына кагылмый.

Россия Федерациясе Президенты 2018 елның 25 декабрендә «Һәвәскәр балыкчылар һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында " федераль законга имза куйды (алга таба - Закон).

 

Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Искәрмә - 2019 елның 1 гыйнварыннан законлы көченә керә торган һәвәскәр һәм спорт балыкчылыгын оештыру гамәлгә ашырыла торган балык тоту участокларын бирү турында шартнамәләргә карата күчмә нигезләмәләр билгели торган 16 статьяның 8 пункты үз көченә керә.


12
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Бүген – 12 гыйнвар көнне Актаныш район хакимиятенең утырышлар залында районда сөт вәзгыятенә багышланган брифинг узды. Анда халыктан кергән сораулар буенча журналистларга Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов җавап бирде.

Бүген - 12 гыйнвар   көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында узган атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте, Энгель Нәвап улы шушы көннәрдә туган көннәрен билгеләп үтүче район башкарма комитетының  гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе  Мөхәммәдиева Гөлфинә Баян кызын, икътисад бүлеге җитәкчесе Мирзашәрипова Ойгуль Миңнефәрит кызын, мәгълүматләштерү һәм мәгълүматны саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Тимерова Ләйсән Мәхмүт кызын  туган көннәре белән котлады.

Киңәшмәне дәвам итеп, гомуми бүлек җитәкчесе Люция Галимҗан кызы Курбанова, икътисад бүлегенең сатып алулар буенча сектор җитәкчесе Алия Миндыгали кызы Шакирова, юридик бүлек җитәкчесе Дилфат Зөлфәт улы Сәлимов, “Актаныш-информ” директоры Руслан Мөбәрәк улы Усманов, оештыру бүлеге җитәкчесе Дәния Рәсим кызы Касыймова атналык эшчәнлеккә анализ ясадылар.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы районда һәр өлкә буенча да алда торган бурычларга тукталды, бүлек җитәкчеләренә үзенең күрсәтмәләрен бирде, фикер-тәкъдимнәрен белдерде.

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне район Советы, район хакимияте һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм.

Сезнең төгәл һәм бердәм эшегез районда сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Кешеләргә карата принципиальлек һәм игътибарлылык, һөнәрилегегез һәм җаваплы карашыгыз актанышлылар хокукын һәм иреген уңышлы якларга, хокук тәртибен бозулар һәм ришвәтчелек белән көрәшергә, барлык субъектларның законны үтәвенә ирешергә ярдәм итә. Киләчәктә дә һөнәри традицияләрне саклап һәм камилләштереп, сез үзегезнең хезмәт бурычыгызны намуслы башкарырсыз, фидакарь хезмәтегез белән прокуратура органнары абруен ныгытырсыз дип ышанам.

Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшегездә уңышлар телим! Закон сагында торучыларның мактаулы исеме сезгә көч, энергия һәм иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә оптимизм бирсен.


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Агымдагы елның 3 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында " 2018 елның 24 декабрендәге 1644 санлы карары үз көченә керде, ә атап әйткәндә:

 а) 78 пункт түбәндәге эчтәлекле абзац белән тулыландырылды:

«Төрле корылмалар һәм ярдәмче корылмалар төзелеше өчен янгынга каршы минерализацияләнгән полосаларны, шулай ук ягулык материаллары, чүп-чар, агач, төзелеш һәм башка ягулык материаллары калдыкларын урнаштыру тыела».

 б) 213 пунктта «юл буе полосаларында» сүзләрен төшереп калдырырга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International