ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Актанышта ел да көтеп алынган  вакыйга – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында районда һәр тармакта уңышларга ирешкән алдынгылар хөрмәтләнде. Слетта алдынгыларны район башлыгы Энгель Фәттахов,  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.

-Актаныш  районы-Татарстанда  алдынгы районнарның берсе. Барысы да район башлыгы Энгель Нәвап улының һәм Актаныш халкының уртак хезмәт нәтиҗәсе, - дип ассызыклады ул үзенең чыгышында.

Бүгенге бәйрәм чарасында һәр тармакның алдынгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре сәхнә түренә күтәрелде, аларга тырыш хезмәтләре белән район һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Энгель Нәвап улы рәхмәт белдерде, уңганнарга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы буенча бүлегендә 2018 елда оператив - хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча җыелыш узды, анда район башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш район судыннан федераль судья Хәмит Янгиров  катнашты. Бүлек эшчәнлеге турындагы хисаплар  белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, штаб җитәкчесе Ленар Заһертдинов  чыгыш ясады. Утырыш йомгаклары буенча законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү бүлеге эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Җыелыш аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм югары һөнәри осталыклары өчен хезмәткәрләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Казанда –  аязучан  болытлы һава,  бераз кар. Иртән һәм көндез буран. Җил көнъяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән 16 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -9..-11º; көндез -2..-4º.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез һәм иртән кар, урыны белән буран. Җил  көнъяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән иртән һәм көндез 18 метрга кадәр җитә, көндез көнъяк-көнчыгыштан 9-14, урыны белән 15-20, 23 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14º; -20˚; көндез -2..-7º.

Юлларда  бозлавык, кар көртләре. 

 


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Ай саен авыл җирлекләре башлыкларын, мәктәп директорларын, фельдшерларны, табибларны, полиция хезмәткәрләрен, районның социаль өлкәсендә хезмәт куючыларны район җитәкчелеге белән очраштырган 25 форма киңәшмәсе 16 гыйнварда узган 2018 елгы эшчәнлеккә дә нәтиҗә ясады.

Ел узды. Нәрсә белән хәтердә калды 25 форма? Иң мөһиме – без айга бер җыелып сөйләшергә өйрәндек. Авыл тормышы... Бер карасаң, тын гына барган да кебек, икенче карасаң, шул тынлык артында тормыш кайный! Кеме генә юк авылның! Һәр кайсының үз моңы, үз гаме, үз зары. Менә шул һәр кешенең күңеленә барып җитәрлек итеп авылда бергәләп эшләү, яшәү өчен һәр беребезнең үз өлешен кертүе кирәк икәнен 25 форма киңәшмәсе узган саен  ныграк төшенә барабыз. Авырткан җирне ныграк кашыйсың, диләр. Иң элек, без балаларның тормыш, яшәү шартларын, гаиләләрнең яшәү хәлен барлап, аеруча да игътибар кирәк гаиләләрне барладык. Шуларга  эчү белән мавыккан гаиләләр дә кушылып китте. Баксаң, эчү белән тормыш төбе берсеннән-берсе аерылмый икән! Эчәсең, тормышың кителә. Әле ул хәмернең очсызын итәк астыннан юнәлтеп, син әйбәт, дигән ялган дус белән иңгә-иң терәшеп, чәкешеп эчәсең икән, якыннарың да, әти-әни, бала, ир, хатын да “онытыла”, аларны урам тормышы, беренче карашка шактый хәттә тоелган маҗаралар бөтереп ала. Аннан килеп, тормыш арбасыннан төшеп калган, турыдан әйткәндә “онытылган”, игътибар, кадер, ярдәм җитмәгән өлкәннәр барын да ачыкладык. Аннан соң, сәламәтлек тә үзебез өчен түгел, ә табибларга айлык планлы эшләре өчен кирәк кебек тоелды. Менә шуларның һәммәсен бергә җыеп, кайсы баштан башларга да белми аптырап, акрынлап, җайга салырга тырышып эшләп киттек.

25 формада каралучы нинди генә өлкәне алсаң да, саннар артында, вакыйгалар артында – язмышлар. Сорауга җавап та эзлибез, нәтиҗә дә ясыйбыз. Ә бит сөйләшүнең мәгънәсе, хикмәте – авыл кешесенең тормышы ни дәрәҗәдә үзгәргеш кичергән?! Соравы, проблемасы гына хәл ителгәнме, әллә инде яшәү рәвеше үк үзгәргәнме? Әллә инде башкалар ярдәмен, тиеш,  дип кабул итүче, башкалар сыртында мәньсез яшәргә яратучы белән эш итәбезме? Һәр киңәшмәдәге сөйләшү, саннар артында язмышлар, ялгышлар, табыш һәм югалтулар.

Авыл җирлекләрендәге эшчәнлекнең төрләре билгеләнеп, рейтинг та эшләнде ел эчендә. Этәргеч алу өчен матур башлангыч. Фикерләшер, камилләшер, эшчәнлекне яхшыртыр өчен.

Авылны электән үк сакланып килгән гореф-гадәтләр яшәткән. Авылдашлар ни әйтер? Менә шушы бер сорау һәр кешене үз йортында тәртип салырга өйрәткән. Бу канунга буйсынмый үз буйлы йөрүчеләрне, тәртәгә тибүчеләрне авыл халкы бергәләп тәртипкә салган. 25 форма киңәшмәсенең эчтәлеге, эшчәнлеге шул акыллы авыл агае – аксакалны, ак әбине алыштырырга тиеш дип аңлыймын.

25 форма киңәшмәсенә яңа елда үз юлын алуны, саннар артындагы язмышларда матур үзгәрешләр булуны телисе килә.

16 гыйнварда, 17 гыйнварда  төнлә һәм иртән республикада, Казан шәһәрендә көчле кар һәм юеш кар яву көтелә. Буран булганлыктан, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак булачак. Бозлавык. Көнъяк-көнчыгыштан көчле җил секундына 15-20 метр тизлектә, урыны белән 23 метрга кадәр җитә. Юлларда кар көртләре.

Күҗәкә авыл китапханәсендә гыйнвар аенда туган юбиляр язучылар: Ф.Сафин, Р.Низамова, Ф.Кәрим, Г.Камал иҗатларына  багышланган “Безнең календарь” әдәби сәгате үткәрелде. Китапханәче язучыларның иҗатлары белән таныштырып, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Әлеге язучыларның иҗатлары белән бәйләп конкурслар да оештырды: “Уку лидерлары”, Шигырь юлын таны!”, “Театр уйныйбыз”, “Портретны таны”. Чара ахырында укучылар юбиляр язучыларның китапларын сайлап алдылар.

2019  елның 11  январь көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә  беренче  парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар-  Актаныш районы Шәрип авылы егете Юсупов Илгизәр Илдар улы һәм  Азнакай районы Сарлы авылы кызы  Халикова Алия Рузалин кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе   Г.Б.Мөхәмәдиева Юсуповлар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып, әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.

Күҗәкә авылында яшәүче ветераныбыз Мәрьям Газизовага бүген – 16 гыйнвар көнне 90 яшь тулды! Юбиляр истәлекле юбилей көнендә  Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлавын кабул итте.

Актанышта 90-95-100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы  ветераннарыбызны туган көннәре белән тәбрик итү, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү   традициясе  барлыкка килде. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән  өлкәннәребез зур бер дулкынлану белән көтеп ала мондый очрашуларны. Яшьлек елларын искә алудан, үзләренә булган игътибардан, кунакка кайткан балалары, оныклары белән күрешү шатлыгыннан тагын да яшәреп китә алар.

Юбиляр Мәрьям Гаяз кызын район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән күчтәнәч, бүләкләр  тапшырды.

Мәрьям апа бүгенге көндә төпчек улы Илшат тәрбиясендә яши. Бәхетле картлык кичерә ул – сигез баласы Розалия, Раилә, Мөнәвис, Булат, Ралина, Марат, Илфак, Илшат  исән-имин, тормышта үз юлларын, үз урыннарын тапкан, әниләрен сөендереп яшиләр. Оныклар, оныкчыклар да әбиләрен сагынып кайта. Гомер буе туган ягында, колхозда хезмәт куйган Мәрьям апаны авыл җирлеге исеменнән Адай авылы клубы мөдире Айдар Маликов котлап, истәлек бүләге тапшырды.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Казанда –   болытлы һава,  төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез кар, юеш кар. Буран, урыны белән бозлавык. Җил төнлә көнъяктан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә, көндез көнъяк-көнчыгышка үзгәрә, секундына 9-14 метр тизлектә, урыны белән 15-20 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -3..-5º; көндез -0..-2º.

Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Республика буенча –  болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез кар, урыны белән көчле юеш кар яву көтелә. Буран, урыны белән бозлавык. Җил  төнлә көнъяктан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метрга кадәр җитә, көндез көнъяк-көнчыгыштан 9-14, урыны белән 15-20, 23 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән һава температурасы -3..-8º; көндез -0..-5º.

Юлларда  бозлавык, кар көртләре.  

 

Актаныш - шахмат иле һәм, әлбәттә, ул үзенең шахмат осталары, остазлар, чемпионнар белән данлыклы. Тарихны саклау, һәр өлкәдә билгеле шәхесләрне хөрмәтли белү Актаныш данын күтәрә. Зирәкләр уены булган шахматны гына алыйк. Легендар тренерлар Илдар Имамов һәм Фәһим Галимов шахматчыларга яшь алмаш үстерү белән беррәттән, шахмат тарихын барлап, иң оста уенчыларны  балаларга таныта, ярышларны шахмат осталары истәлегенә үткәреп, берничә буынны бергә туплый.

Укытучы-шахматчы Әхәт Нуриәхмәтов истәлегенә – Бурсыкта, сугышчы-әфганчы Ришат Хафизов истәлегенә – Яңа Кормашта, Илгизәр Могътазиров истәлегенә Әҗәкүл авылында үтүче шахмат турнирларына  быел Актаныш шахмат мәктәбендә Ингел Мәннәпов истәлегенә узучы турнир да өстәлде. Турнирның иганәчеләре Ингел абыйның кызлары Гөлнара Актуганова һәм Диләрә Мәннәпова. Турнир ике көн – зурлар һәм балалар арасында узды.

11 гыйнварда шахмат ветераннары һәм ир-ат шахматчылар зирәкләр уенында ярышты. Ветераннар арасында - Фәһим Галимов, Роберт Гаязов, Сәгыйть Мансуров, ир-атлар арасында Илдар Имамов, Айдар Нигъмәтуллин, Илһам Сәрвәров җиңү яулады.

13 гыйнвар көнне 54 укучы – яшь шахматчы Ингел Мәннәпов истәлегенә узучы турнирда катнашты.

2001- 2006 елгылар арасында – Мансур Закирҗанов, Ильзир Саматов, Әмир Акмалов; 2007-2008 елгылар арасында – Данияр Латыпов, Ислам Тимеров, Булат Хафизов, Фирүзә Нәбиева, Рәзилә Нәбиева, Зәйнәп Рахманова; 2009-2010 елгылар арасында - Аяз Басыров, Наил Әхмәтов, Тимур Шәязданов, Рәмилә Әхәтова, Раяна Латыпова, Азалия Безик; 2011 елгылар арасында - Раяз Хәсәнов, Данил Шәйхетдинов, Иршад Моталлапов, Зәмирә Галиева, Валерия Сәлахова, Регина Бакирова; 2012 елгылар арасында Камил Хөснияров, Ислам Ибраһимов, Данияр Иманаев, Эльмира Әхәтова, Румия Имамова җиңү яуладылар.

Турнирда катнашучылар, тренерлар Илдар Имамов, Фәһим Галимов Ингел абыйның кызлары Гөлнара һәм Диләрәгә ихлас рәхмәтләрен белдерә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International