Россия Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы буенча бүлегенең 2018 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре билгеләнде

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы буенча бүлегендә 2018 елда оператив - хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча җыелыш узды, анда район башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш район судыннан федераль судья Хәмит Янгиров  катнашты. Бүлек эшчәнлеге турындагы хисаплар  белән Россия Эчке эшләр министрлыгы Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, штаб җитәкчесе Ленар Заһертдинов  чыгыш ясады. Утырыш йомгаклары буенча законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү бүлеге эшчәнлегенең перспектив юнәлешләре билгеләнде. Җыелыш аеруча уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Оператив-хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм югары һөнәри осталыклары өчен хезмәткәрләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International