Актанышта ел да көтеп алынган вакыйга – авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды, аның кысаларында районда һәр тармакта уңышларга ирешкән алдынгылар хөрмәтләнде. Слетта алдынгыларны район башлыгы Энгель Фәттахов видео https://www.instagram.com/p/BsyWIvqAH9I/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=5aorqa1x63h4, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде, видео https://www.instagram.com/p/BsyZVFIgmVh/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=1p39klsi1qn6w
-Актаныш районы-Татарстанда алдынгы районнарның берсе. Барысы да район башлыгы Энгель Нәвап улының һәм Актаныш халкының уртак хезмәт нәтиҗәсе, - дип ассызыклады ул үзенең чыгышында.
Бүгенге бәйрәм чарасында һәр тармакның алдынгы хезмәткәрләре хөрмәтләнде. Үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, механизаторлар, агрономнар, зоотехниклар, табиблар, укытучылар, шоферлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре сәхнә түренә күтәрелде, аларга тырыш хезмәтләре белән район һәм туган авыллары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгы Энгель Нәвап улы рәхмәт белдерде, уңганнарга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм концерты, видео https://www.instagram.com/p/BsycS0hAeOA/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=1b8um31vss224