Авыл сүзе... Күңелнең ишетүе кирәк!

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Ай саен авыл җирлекләре башлыкларын, мәктәп директорларын, фельдшерларны, табибларны, полиция хезмәткәрләрен, районның социаль өлкәсендә хезмәт куючыларны район җитәкчелеге белән очраштырган 25 форма киңәшмәсе 16 гыйнварда узган 2018 елгы эшчәнлеккә дә нәтиҗә ясады.

Ел узды. Нәрсә белән хәтердә калды 25 форма? Иң мөһиме – без айга бер җыелып сөйләшергә өйрәндек. Авыл тормышы... Бер карасаң, тын гына барган да кебек, икенче карасаң, шул тынлык артында тормыш кайный! Кеме генә юк авылның! Һәр кайсының үз моңы, үз гаме, үз зары. Менә шул һәр кешенең күңеленә барып җитәрлек итеп авылда бергәләп эшләү, яшәү өчен һәр беребезнең үз өлешен кертүе кирәк икәнен 25 форма киңәшмәсе узган саен  ныграк төшенә барабыз. Авырткан җирне ныграк кашыйсың, диләр. Иң элек, без балаларның тормыш, яшәү шартларын, гаиләләрнең яшәү хәлен барлап, аеруча да игътибар кирәк гаиләләрне барладык. Шуларга  эчү белән мавыккан гаиләләр дә кушылып китте. Баксаң, эчү белән тормыш төбе берсеннән-берсе аерылмый икән! Эчәсең, тормышың кителә. Әле ул хәмернең очсызын итәк астыннан юнәлтеп, син әйбәт, дигән ялган дус белән иңгә-иң терәшеп, чәкешеп эчәсең икән, якыннарың да, әти-әни, бала, ир, хатын да “онытыла”, аларны урам тормышы, беренче карашка шактый хәттә тоелган маҗаралар бөтереп ала. Аннан килеп, тормыш арбасыннан төшеп калган, турыдан әйткәндә “онытылган”, игътибар, кадер, ярдәм җитмәгән өлкәннәр барын да ачыкладык. Аннан соң, сәламәтлек тә үзебез өчен түгел, ә табибларга айлык планлы эшләре өчен кирәк кебек тоелды. Менә шуларның һәммәсен бергә җыеп, кайсы баштан башларга да белми аптырап, акрынлап, җайга салырга тырышып эшләп киттек.

25 формада каралучы нинди генә өлкәне алсаң да, саннар артында, вакыйгалар артында – язмышлар. Сорауга җавап та эзлибез, нәтиҗә дә ясыйбыз. Ә бит сөйләшүнең мәгънәсе, хикмәте – авыл кешесенең тормышы ни дәрәҗәдә үзгәргеш кичергән?! Соравы, проблемасы гына хәл ителгәнме, әллә инде яшәү рәвеше үк үзгәргәнме? Әллә инде башкалар ярдәмен, тиеш,  дип кабул итүче, башкалар сыртында мәньсез яшәргә яратучы белән эш итәбезме? Һәр киңәшмәдәге сөйләшү, саннар артында язмышлар, ялгышлар, табыш һәм югалтулар.

Авыл җирлекләрендәге эшчәнлекнең төрләре билгеләнеп, рейтинг та эшләнде ел эчендә. Этәргеч алу өчен матур башлангыч. Фикерләшер, камилләшер, эшчәнлекне яхшыртыр өчен.

Авылны электән үк сакланып килгән гореф-гадәтләр яшәткән. Авылдашлар ни әйтер? Менә шушы бер сорау һәр кешене үз йортында тәртип салырга өйрәткән. Бу канунга буйсынмый үз буйлы йөрүчеләрне, тәртәгә тибүчеләрне авыл халкы бергәләп тәртипкә салган. 25 форма киңәшмәсенең эчтәлеге, эшчәнлеге шул акыллы авыл агае – аксакалны, ак әбине алыштырырга тиеш дип аңлыймын.

25 форма киңәшмәсенә яңа елда үз юлын алуны, саннар артындагы язмышларда матур үзгәрешләр булуны телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International