Күҗәкә авылында яшәүче ветераныбыз Мәрьям Газизовага 90 яшь!

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Күҗәкә авылында яшәүче ветераныбыз Мәрьям Газизовага бүген – 16 гыйнвар көнне 90 яшь тулды! Юбиляр истәлекле юбилей көнендә  Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлавын кабул итте.

Актанышта 90-95-100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы  ветераннарыбызны туган көннәре белән тәбрик итү, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү   традициясе  барлыкка килде. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән  өлкәннәребез зур бер дулкынлану белән көтеп ала мондый очрашуларны. Яшьлек елларын искә алудан, үзләренә булган игътибардан, кунакка кайткан балалары, оныклары белән күрешү шатлыгыннан тагын да яшәреп китә алар.

Юбиляр Мәрьям Гаяз кызын район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров туган көне белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Энгель Фаттахов исеменнән күчтәнәч, бүләкләр  тапшырды.

Мәрьям апа бүгенге көндә төпчек улы Илшат тәрбиясендә яши. Бәхетле картлык кичерә ул – сигез баласы Розалия, Раилә, Мөнәвис, Булат, Ралина, Марат, Илфак, Илшат  исән-имин, тормышта үз юлларын, үз урыннарын тапкан, әниләрен сөендереп яшиләр. Оныклар, оныкчыклар да әбиләрен сагынып кайта. Гомер буе туган ягында, колхозда хезмәт куйган Мәрьям апаны авыл җирлеге исеменнән Адай авылы клубы мөдире Айдар Маликов котлап, истәлек бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International