Казанда – аязучан болытлы һава, бераз кар. Иртән һәм көндез буран. Җил көнъяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, иртән һәм көндез урыны белән 16 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-11º; көндез -2..-4º.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән кар яву көтелә, көндез һәм иртән кар, урыны белән буран. Җил көнъяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән иртән һәм көндез 18 метрга кадәр җитә, көндез көнъяк-көнчыгыштан 9-14, урыны белән 15-20, 23 метрга җитә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-14º; -20˚; көндез -2..-7º.
Юлларда бозлавык, кар көртләре.