Актанышта авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар башланып китте. Бүген - 22 гыйнвар көнне Түке җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Түке, Зөбәер, Чәчер авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, күмәк хуҗалык фермаларында, амбарларда булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Зөбәер авыл мәдәният йортында узды.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил көнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -21..-23º; -27º, көндез -15..-17º.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, бераз кар. Җил көнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -19..-24º; -29˚; көндез -14..-19˚.
Юлларда бозлавык.
Бүген – 22 гыйнвар көнне Актаныш район хакимиятендә “Үзмәшгульлеккә салым рәвешендә махсус салым режимын куллану буенча пилот проектын гамәлгә ашыру чаралары”дигән темага брифинг узды.
2019 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасының Мамадыш шәһәрендә 3-нче креатив чаналар фестивале узачак. Аны ике тапкыр олимпия чемпионы булган, Рәсәйнең Бобслей һәм скелетон федерациясе Президенты Зубков Александр Юрьевич күрергә киләчәк.
Бу көнне борынгы сәүдәгәр Мамадыш шәһәре күңел ачу һәм драйв үзәгенә әйләнәчәк. Татарстан һәм Рәсәй төбәкләре командалары берничә номинациядә ярышачак. Кем барысыннан да кызыклырак булыр, кем барысыннан да тизрәк шуып төшәр? Боларны һәм башка бик күп нәрсәләрне без фестивальдә беләчәкбез.
Быел катнашучылар һәм тамашачылар рекордлы санда булыр дип көтелә.
Фестиваль лаеклы рәвештә Рәсәйнең вакыйгалы туристлыгы даирәсенә керә. «SUNYФЕСТ-2018» вакыйгалы туристлык өлкәсендә Russian Event Awards 2018 милли премиясендә «Иң яхшы яшьләр туристик вакыйгасы» номинациясендә икенче урынны алды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 санлы һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе президиумының 2019 елның 14 гыйнварындагы ПР-120-1 санлы карары белән расланган “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика бәйгесе нигезләмәсе нигезендә “Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” дип исемләнгән бәйге игълан ителде. Бәйге 2 этапта үткәрелә.
Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе сайтында http://sovmo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1366737.htm
сылтамасы буенча урнаштырылган.
ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтүнең рәсми сайты
http://100.tatarstan.ru/rus/eskiz-logotipa-100-letiya-tassr.htm
«Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында федераль законның 1 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481 санлы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе территориясендә 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 11 280 сум итеп билгеләнде.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 129, 133 маддәләре нигезендә, әлеге чорда тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәргә исәпләнгән айлык хезмәт хакының гомуми суммасы минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк була алмый.
Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт һәм муниципаль оешмалар хезмәткәрләренә эш вакытының айлык нормасын тулысынча эшләп бетергән очракта, аларның айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакының билгеләнгән күләменә (аена 11 280 сум) җиткән очракта, аны күрсәтелгән зурлыкка җиткерүне тәэмин итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Бүген Татарстанның Беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе, республиканың “Яңарыш” Фонды Попечительлек Советы Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган көне.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа.
М. Ш. Шәймиевнең бабасы — Шәймөхәммәт урта хәлле, таза тормышлы игенче булган. Коллективлаштыру елларында, кулак дип санап, аны йортыннан, мал-туарларыннан мәхрүм иткәннәр. Минтимер Шәриповичның атасы — Шәһишәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли (26 ел дәвамында күмәк хуҗалык рәисе булып тора).
1954 елда М. Ш. Шәймиев Пучыда урта мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң (1959) авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.
1969—1983 елларда —ТАССР-ның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры.
1983 елда —ТАССР Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары.
1983—1985 елларда — СБКФ-ның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
1985—1989 елларда — ТАССР Министрлар Шурасы Рәисе.
1989—1990 елларда — СБКФнең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре.
1990 елда ТАССР Югары Шурасы Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М. Ш. Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана.
1994—2001 елларда Русия Федерациясенең Федераль Мәҗлесенең Федерация Шурасы әгъзасы.
2005 елның 25 мартында Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтүе буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан М. Ш. Шәймиевкә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирелә.
Русия Федерациясе Дәүләт Советы әгъзасы (2000—2001 елларда Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы).
2001 елның 1 декабреннән «Бердәм Русия» партиясенең Югары Советы рәистәше.
Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның вәкаләтләр чоры 2010 елның 25 мартында бетте.
2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләп куелды.
2010 елның апреленнән «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фонды» коммерциячел булмаган оешмасының Попечительләр Советы Рәисе булып тора.
Русиянең Иҗтимагый телевидениесе Советы әгъзасы. Русия тарих җәмгыяте әгъзасы.
Фото: 18 июль, 2006 ел – Пучы авылында сәламәтләндерү үзәге ачылу тантанасында авылдашлары белән.
Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил төнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һәм иртән һава температурасы -9..-11º; -15º, көндез -7..-9º.
Юлларда бозлавык.
Республика буенча – аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән кар, кайбер районнарда җәяүле буран. Көндез урыны белән кар. Җил төнъяк-көнбатыштан, көнбатыштан 4-9 метр тизлектә, урыны белән иртән 13 метрга кадәр җитә.
Төнлә һәм иртән, көндез һава температурасы -6..-11º; -20˚; төнлә һәм иртән -17º кадәр.
Юлларда бозлавык.
Бүген – 18 гыйнвар көнне Актаныш технологик техникумында Казан аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы, Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Равилев Рөстәм Хәмит улы һәм техникум директоры Габделхәев Илшат Илфат улы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Тантаналы очрашуда районыбызның “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Вәлиев Рамил Фидус улы, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фәтхиев Фарис Гаяз улы катнашты. Техникум укучыларының уку барышында гамәли күнекмәләрен хуҗалыкларда үткәрү һәм үзара тыгыз эшчәнлек алып бару, агрофирмаларны яшь белгечләр белән тәэмин итүдә техникум директоры Илшат Илфат улы һәм агрофирма җитәкчеләре арасында да үзара хезмәттәшлеккә нигез булып торучы килешү төзелде.
Эшлекле очрашуда район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, мәктәп директорлары, техникум укытучылары һәм укучылары катнашты.