ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Актанышта 22 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар башланып китте. Бүген - 25 гыйнвар көнне Татар-Суыксуы авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Татар-Суыксуы, Мари-Суыксуы, Карт, Яңа Кормаш, Карач авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, хуҗалык фермаларында, амбарларда булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Татар-Суыксуы авыл мәдәният йортында узды.

21-25 гыйнвар көннәрендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы ясалма орлыкландыру технологлары, зоотехниклар, ферма мөдирләре Актаныш технологик техникумында  терлекчелектә җитештерүне арттыру буенча белемнәрен күтәрделәр.

 

Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Җил көнбатыштан, көнъяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -21..-23º; -26˚; көндез -15..-17˚.

Юлларда  бозлавык.

Республика буенча - аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнбатыштан, көнъяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -20..-25º; -30˚; көндез -15..-20˚.

Юлларда  бозлавык.


24
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү бүген – 24 гыйнвар көнне район хакимиятенең утырышлар залында узды. Район башлыгы  Энгель Нәвап улы  эшмәкәрләр, җитештерүчеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән очрашты.

 

Хакимият белән ачыктан-ачык сөйләшүгә үз эшләрен оештыра һәм аны уңышлы җәелдерә белгән, эшмәкәрлекнең  башында торган тәҗрибәле һәм үз эшчәнлекләрен яңа гына башлаган көчле, энергияле, актив һәм инициатив кешеләр җыелды.

Кече бизнесның районның социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак була бара. Кече эшмәкәрлек халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төрдәге товарлар белән баетуны тәэмин итә. Районда кече һәм урта эшмәкәрлекне җәелдерү икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе.

Эшмәкәрләр белән очрашуга киләчәктә   яңа кануннар һәм норматив актлар турында беренче затлардан ишетеп белү, килеп туган проблемалар хакында уртага салып сөйләшер өчен, күзәтчелек ведомстволары һәм тармаклары, банк өлкәсе вәкилләре дә чакырылачак.

Эшкуарлар һәм хакимият арасындагы әңгәмә конструктив килеп чыкты – очрашуга җирлекләрдәге  эшмәкәрләргә үз  бизнесын  җәелдерүдә ярдәм итү өчен авыл җирлекләре башлыклары да чакырулы иде.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән кар яву көтелә, урыны белән көчле кар явачак, кайбер районнарда  буран; көндез бераз кар яву көтелә, җиңелчә буран.  Көнъяктан исүче җил юнәлеше төнъяк-көнбатышка үзгәрә, секундына 6-11 метр тизлектә, төнлә һәм иртән 17 метрга кадәр җитәчәк, көндез урыны белән секундына 13 метр тизлектә.  

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -14..-19º; -22˚; көндез -12..-17˚.

Юлларда  бозлавык, кар көртләре.

24 гыйнвар кичендә, төнлә, 25 гыйнвар иртәсендә республикада урыны белән көчле кар яву көтелә. Көнъяктан исүче җил көчәеп, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Буран көтелә, күз күреме - 1000 метр  ара ераклыгы, аннан да кимрәк булырга мөмкин. Юлларда кар көртләре.

Бүген – 24  гыйнвар  көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов  шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап  улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен  бирде.

Җир, торак мәсьәләләре һаман актуаль булып кала, мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе бүген дә район башлыгына гозерләрен шул юнәлештә җиткерде. Пенсия реформасына бәйле сораулар – авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәннәрнең эш стажын исәпләү, эшкә урнашу буенча да гозерләр булды.

Энгель Нәвап улы һәр сорауны игътибар белән тыңлады. Җаваплы кешеләргә күрсәтмәләрен бирде. Һәр сорауның  үтәлеше район башлыгының игътибарында булачак.

 

Күпфатирлы йортларның беренче катында  кибет, чәчтараш, элемтә салоны яки башка кече предприятиеләрне бик еш очратабыз. Яңа төзелешләрдә беренче катта биналар бизнес өчен проектлана икән, иске күпкатлы йортларда моның өчен гадәти фатирлар сатып алына. Күпчелек очракта, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру таләп ителә. «Безгә торак булмаган бинаны үзгәртеп планлаштыруны  тормышка ашыру һәм рәсмиләштерү буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Бу мәсьәлә һәрвакыт проблемалы мәсьәлә булды, чөнки элек яңадан планлаштыру мөмкинлеге дә закон тарафыннан каралмаган иде. Сүз реконструкция турында барды. Күпфатирлы торак йортта реконструкцияләүгә рөхсәт алу мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә күп кенә эшмәкәрләргә бу катлаулы мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры килде. Хәзер закон торак булмаган бинаны  үзгәртеп планлаштыру мөмкинлеген бирә», - дип сөйләде ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген – 23 гыйнвар көнне Әтәс авыл җирлегендә узган җыен  авылларда терлек асрап яшәүчеләр белән очрашудан башланды. Чынык авылында шәхси ярдәмче хуҗалыгында 16 эре мал асраучы – 7  сыер – Хәмит Хуҗин, Чат авылында крестьян-фермер хуҗалыгы Наил Хуҗин – 56 эре мал – 22 сыер, үз хуҗалыгында мал тотучылар Ильяс Вәлиев – 24 эре мал – 10  сыер, Зинфир Гәрәев – 39 эре мал – 16 сыер, Иске Бикчәнтәйдә фермер Фәнил Абдуллин – 40 эре баш – 22 сыер, Айгөл Хәкимуллина - 17 эре мал – 12 сыер, Йосыф Хафизов – 10 эре мал – 3 сыер, Чирүдә Назим Салихов – 20 эре мал – 10 сыер – үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар.

Район башлыгы Энгель  Фәттахов “Чәчер” җәмгыяте, “Әнәк” агрофирмасы эшчәнлеге белән дә танышты.

Җыен  Әтәс мәдәният йортында оештырылды.

Казанда –  аязучан  болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көнъяк-көнбатыштан көнъяк-көнчыгышка авыша,  секундына 4-9 метр тизлектә, көндез 13 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -22..-24º; -27º,  көндез -14..-16º.

Юлларда бозлавык.

Республика буенча –  аязучан болытлы һава, бераз кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил  көнъяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка авыша, секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән 13 метрга җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -22..-27º; -30˚; көндез -14..-17˚.

Юлларда  бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International