Актанышта 22 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар башланып китте. Бүген - 25 гыйнвар көнне Татар-Суыксуы авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Татар-Суыксуы, Мари-Суыксуы, Карт, Яңа Кормаш, Карач авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, хуҗалык фермаларында, амбарларда булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Татар-Суыксуы авыл мәдәният йортында узды.