ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Актанышта районында бүген - 25 гыйнвар көнне Пучы авыл җирлегендә җыен узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге делегация Пучы, Әнәк авылларында шәхси эшчәнлеген алып баручылар белән очрашты, социаль объектларда, хуҗалык фермаларында, амбарларда булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашты Энгель Нәвап улы. Җирлек халкы белән очрашу, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау Пучы авыл мәдәният йортында узды.

Актаныш районында эшкуарлар һәм кулланучылар үзләренең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен камилләштерде. Чаллы территориаль органы белгечләре тулы комплекслы чаралар уздырды, аларның максаты районда яшәүчеләргә, аларның хокукый белем дәрәҗәсен арттырып, закончалык нечкәлекләренә төшенергә булышудан гыйбарәт иде.

Базарда кизү оештырылды, биредә Актаныш авылындагы эшкуарлык бергәлеге белән аралашу булды. Судка кадәрге тәртиптә хәлне ничек җайларга, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарның конкрет кайсы нигезләмәләрен кайсы очракларда кулланырга – эшкуарларны әнә шундый сораулар борчый иде. Чара барышында кулланучыларның хокуклары бозылуга бәйле конкрет хәлләр һәм аларны хәл итүнең оптималь вариантлары каралды. Актаныш районында яшәүче кулланучылар да читтә калмады, алар белгечләр янына консультация алырга бик теләп килде һәм кулланучылар базары өлкәсендә көн кадагында торган сорауларын җиткерде. Чара кысаларында кулланучыларның үзара мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмат белешмәлекләре таратылды: “Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыруга һәм кайтарып алуга хокукы”, “Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтелгәндә кулланучының хокуклары”, “Интернет-сатып алулар” һ.б. Территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында” 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә “Магнит” һәм “Пятерочка” кибетләрендә азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырылды. “Пятерочка” кибетендә кибет җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән консультация уздырылды. Җиткерелгән сораулар арасында – азык-төлек товарларында җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары; товарның бәясенә карата сатып алучыларны ялгыш фикергә китерүгә бәйле мәсьәләләр.

Шулай ук шәһәр базарында социаль-әһәмиятле азык-төлек продуктларына һәм 24 исемдәге продукт буенча да бәяләргә мониторинг уздырылды, ваклап сату челтәрендә “Пивоварня Москва Эфес” ЯАҖ, “Булгарпиво” ААҖ һәм “Белый кремль” сыра кайнату заводында җитештерелгән сыраның сатуга куелу-куелмавы мониторингланды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын кредитлау өокәсендә оператив мониторинг алып бара.

Мәсәлән, 2018 елда АПК предприятиеләренә һәм оешмаларына году 26 млрд. сумнан артык ташламал кредит ресурслары бүленгән, бу 2017 елга караганда ике мәртәбә диярлек артык (13,5 млрд. сум булгане, шул исәптән Россельхозбанк тарафыннан – 8,3 млрд. сум, Сбербанк тарафыннан – 7,3 млрд. сум, Ак Барс банкы, ВТБ, Связь-Банк һәм Газпромбанк тарафыннан җәмгысе 10,8 млрд. сум.

2018 ел йомгаклары буенча Россельхозбанк Татарстан аграрийларына – 11,9 млрд. сум, Сбербанк 11,2 млрд. сум акча биргән. Акчаларның күп өлеше ташламалы кредитлау кысаларында бирелгән: Россельхозбанк – 8,3 млрд. сум һәм Сбербанк – 7,3 млрд. сум. Банклар филиаллары тарафыннан бирелгән кредитлар төбәктә сезонлы эшләр башкаруга җибәрелде, 2018 ел йомгаклары буенча ул Россельхозбанктан 11,3 млрд. сум тәшкил итте, Сбербанктан - 1,9 млрд. сум.

Игътибар! Мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән.

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. 2019 елда совет стажы өчен пенсионерларга пенсиягә өстәмә акча вәгъдә итә. Әлеге рассылка мошенниклар эше! Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

РПФның кайнар линиясе 8 800 302 2 302, ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27

Интернет-ресурсыwww.pfrf.ru, sprrt.ru,  www.facebook.com/pfrrt,        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN    www.ok.ru/group/58408636907571    www.vk.com/pfr_rt,

Пресс-служба (843)279-25-13,   pressa.pfr@gmail.com

 

Электрон цифрлы имза белән расланган электрон документ кәгазь документка эквивалент булып тора,  шундый ук юридик көчкә ия һәм кәгазь документ белән бертигез кабул ителергә тиеш.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Яр Чаллы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле органнар һәм оешмалар вәкилләре белән очрашуда билгеләнгән төп проблема да әнә шул. Аерым алганда, әлеге чарага пенсия фонды, салым хезмәте, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре, шулай ук идарәче компанияләр, ТСЖ җитәкчеләре чакырылган иде.

Кадастр картасында Татарстан Республикасының сигез зоологик тыюлыгы - "Биләр", "Мишә елгасы тамагы"  «Урман чишмәсе», «Әгерҗе», «Шомбыт», «Сурнарский», «Мишә» һәм "Стәрленең Уылдык чәчү урыннары" территорияләре чикләре барлыкка килде. Аларның икесе чагыштырмача күптән түгел генә төзелгән иде - 2017 елның декабрендә «Чөгә уылдык чәчү урыннары», ә 2018 елның февралендә «Мишә елгасы тамагы».

Барлык тыюлыклар аеруча саклана торган табигый территорияләргә карый, табигый комплексларны саклау яки торгызу һәм экологик баланс саклау өчен аерым әһәмияткә ия. Һәр территория өчен хуҗалык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга чикләүләр сала торган үз саклау режимы раслана. Әйтик, " Чөгә уылдык чәчү урыннары" тыюлыгында балык тоту тыела. "Мишә" һәм "Шомбыт" тыюлыкларында, шулай ук, кондыз, аксым һәм көртлекләргә һәвәскәр һәм спорт ауы тыела. "Биләр" һәм "Сурнур" территорияләрендә бары тик кыргый тояклы хайваннарны гына һәвәскәрлек һәм спорт ауы белән шөгыльләнергә була. 

29 гыйнварда ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә иртәнге "Манзара"  мәгълүмати-танып-белү программасы чыгачак.

Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова хуҗаларга һәм сатып алучыларга күчемсез милек объекты белән мошенниклык гамәлләреннән качарга ярдәм итәчәк киңәшләр бирәчәк.

«ТНВ» телеканалында "Манзара " программасын 6.10 сәгатьтә карагыз. Программаны кабатлау «ТНВ-Планета» спутник телевизион каналында 16.10 сәгатьтә.

Игътибарлы булыгыз, һава торышы бозыла. 29 гыйнварда төнлә һәм иртән республикада һәм Казанда аерым районнарда томан.

Республика буенча – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көнъяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -12..-17º; -22˚ ; көндез -7..-12˚

Юлларда  бозлавык.


27
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Казанда – аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар. Төнлә һәм иртән аерым районнарда буран. Җил  көнъяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә, төнлә һәм иртән урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитә

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -13..-15º; көндез -8..-10˚.

Юлларда  бозлавык.

Республика буенча - аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар, буран. Җил  көнъяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр тизлектә, урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитә.

Төнлә һәм иртән  һава температурасы -13..-18º; -23˚ ; көндез -7..-12˚.

Юлларда  бозлавык.

 

-Тормыш тиз үзгәрә, һәр өлкәгә яңалыклар керә, хөрмәтле ата-аналар, бүген без сезгә мөрәҗәгать итәбез, балаларыбызны киләчәк заман өчен тормышта үз урыннарын табарлык итеп тәрбия бирүдә сезнең ярдәм кирәк. Актаныш мәгариф системасы республика мәгарифендә әйдәп бара. Балалар бакчасы мөдирләре, мәктәп директорлары, тәрбиячеләр, укытучылар белән без системалы шөгыльләнәбез, белем бирүне камилләштерүдә даими укыйбыз, алга карап фикер йөртәбез. Без бүген чимал да сатып ала алабыз, яңа технологияләр дә кулланабыз, ә менә яңача уйлый, фикерли белгән, заман яңалыклары белән идарә итә торган һәм үзе дә яңа ачышлар ясый беләүче кеше потенциалын без бергәләп эшләп, үзебез генә тәрбияли алабыз. Балага тәрбия нигезе гаиләдә салына, балалар бакчасында баланың сәләтен күреп, дөрес юнәлеш бирелә, мәктәп аны мөстәкыйль шәхес итеп формалаштырып, үзен камилләштерү, берничә һөнәргә ия булып, уңышка ирешү өчен  белем бирә. Мәгариф өлкәсенең балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тулы цикл белән эшләве өчен, хөрмәтле ата-аналар, сез кирәк, -  дип, район мәдәният йортында чәршәмбедә узган ата-аналар җыелышында район башлыгы Энгель Фәттахов ата-аналарны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды.

Очрашуда район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова,  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, укучылар, ата-аналар катнашты.

КФУ ның фәнни эшләр бүлеге җитәкчесе, экономика фәннәре кандидаты Елена Макарова “2030 елда белем бирүнең моделе”, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова “2018-2019 уку елында Актаныш муниципаль районында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек”, “Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия нтернат” ның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары - “Бүләк” белем бирү үзәге директоры Венера Хәева  “Бүләк” белем бирү үзәге базасында дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм олимпиадаларга әзерлек”, Актаныш технология техникумы директоры Илшат Габделхәев “Эшче һөнәрләргә әзерләүче үзәк буларак – Актаныш технология техникумы”, Рәсәй табигать фәннәре академиясе профессоры, юридик һәм социаль фәннәр бүлегенең укыту эшләре буенча мөдире урынбасары, психология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты “Ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү” турында чыгышлар ясадылар.

Район башлыгы Энгель Нәвап улы ата-аналарга, балаларга мөрәҗәгать итеп, балаларга киңкырлы белем алуда райондагы мөмкинлекләрдән файланырга чакырды. Актаныш технологик техникумында авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате кластерына кергән берничә һөнәр буенча укып, һөнәри белем алырга мөмкин булса, “Бүләк” белем бирү үзәгендә мәктәптә уку вакытында өстәмә белем алырга, олимпиадаларга юнәлешле әзерләнергә мөмкин. Ай эчендә генә дә үзәктә 483 укучы, 216 укытучы шөгыльләнеп, белемен күтәргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International