-Тормыш тиз үзгәрә, һәр өлкәгә яңалыклар керә, хөрмәтле ата-аналар, бүген без сезгә мөрәҗәгать итәбез, балаларыбызны киләчәк заман өчен тормышта үз урыннарын табарлык итеп тәрбия бирүдә сезнең ярдәм кирәк. Актаныш мәгариф системасы республика мәгарифендә әйдәп бара. Балалар бакчасы мөдирләре, мәктәп директорлары, тәрбиячеләр, укытучылар белән без системалы шөгыльләнәбез, белем бирүне камилләштерүдә даими укыйбыз, алга карап фикер йөртәбез. Без бүген чимал да сатып ала алабыз, яңа технологияләр дә кулланабыз, ә менә яңача уйлый, фикерли белгән, заман яңалыклары белән идарә итә торган һәм үзе дә яңа ачышлар ясый беләүче кеше потенциалын без бергәләп эшләп, үзебез генә тәрбияли алабыз. Балага тәрбия нигезе гаиләдә салына, балалар бакчасында баланың сәләтен күреп, дөрес юнәлеш бирелә, мәктәп аны мөстәкыйль шәхес итеп формалаштырып, үзен камилләштерү, берничә һөнәргә ия булып, уңышка ирешү өчен белем бирә. Мәгариф өлкәсенең балаларга белем һәм тәрбия бирүдә тулы цикл белән эшләве өчен, хөрмәтле ата-аналар, сез кирәк, - дип, район мәдәният йортында чәршәмбедә узган ата-аналар җыелышында район башлыгы Энгель Фәттахов ата-аналарны ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырды.
Очрашуда район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, укучылар, ата-аналар катнашты.
КФУ ның фәнни эшләр бүлеге җитәкчесе, экономика фәннәре кандидаты Елена Макарова “2030 елда белем бирүнең моделе”, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова “2018-2019 уку елында Актаныш муниципаль районында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек”, “Сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия нтернат” ның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары - “Бүләк” белем бирү үзәге директоры Венера Хәева “Бүләк” белем бирү үзәге базасында дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм олимпиадаларга әзерлек”, Актаныш технология техникумы директоры Илшат Габделхәев “Эшче һөнәрләргә әзерләүче үзәк буларак – Актаныш технология техникумы”, Рәсәй табигать фәннәре академиясе профессоры, юридик һәм социаль фәннәр бүлегенең укыту эшләре буенча мөдире урынбасары, психология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы институтының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты “Ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү” турында чыгышлар ясадылар.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы ата-аналарга, балаларга мөрәҗәгать итеп, балаларга киңкырлы белем алуда райондагы мөмкинлекләрдән файланырга чакырды. Актаныш технологик техникумында авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате кластерына кергән берничә һөнәр буенча укып, һөнәри белем алырга мөмкин булса, “Бүләк” белем бирү үзәгендә мәктәптә уку вакытында өстәмә белем алырга, олимпиадаларга юнәлешле әзерләнергә мөмкин. Ай эчендә генә дә үзәктә 483 укучы, 216 укытучы шөгыльләнеп, белемен күтәргән.