Электрон цифрлы имза белән расланган электрон документ кәгазь документка эквивалент булып тора, шундый ук юридик көчкә ия һәм кәгазь документ белән бертигез кабул ителергә тиеш.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Яр Чаллы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан төрле органнар һәм оешмалар вәкилләре белән очрашуда билгеләнгән төп проблема да әнә шул. Аерым алганда, әлеге чарага пенсия фонды, салым хезмәте, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре, шулай ук идарәче компанияләр, ТСЖ җитәкчеләре чакырылган иде.
- Күчемсез милекне электрон теркәү көннән-көн популярлаша бара. Ул чыннан да уңайлы, - дип шәрехли вәзгыятьне Яр Чаллы бүлеге башлыгы урынбасары Арман Аяпбергенов. - Әмма безгә еш кына документларны электрон рәвештә төрле оешмаларга (мәсәлән, шул ук торак – эксплуатация хезмәтенә күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтү турында килешү төзегәндә, йортны газга тоташтырганда, шәхси счет ачкан вакытта) тапшырганда, кешеләрнең «кәгазь» документны мөһерләр һәм имзалар белән китерүләрен сораганны ишетергә туры килә. Әмма электрон формада документ булган очракта документларны кәгазьдә соратып алу нигезле түгел! Чарада катнашучылар әлеге проблеманы хәл итүгә керешергә һәм укыту уздырырга әзер булуларын белдерделәр.
Татарстан Росреестры, үз чиратында, документларны электрон рәвештә бирү (мәсәлән, күчемсез милек объектын сату-алу килешүе) 1 көн эчендә теркәлә, ә электрон гариза төзү нибары 1 сәгать дәвам итәчәк, дип искәртә. Шул ук вакытта мөрәҗәгать итүчеләр-физик затлар дәүләт пошлинасын түләү буенча ташламадан файдалана (электрон документлар буенча 30 процент ташлама кулланыла). Шулай итеп, бүген үк теләгән күчемсез милеккә хокукларны максималь кыска срокларда рәсмиләштерергә мөмкин.