Яхшы башланган көн…

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Актаныш районында эшкуарлар һәм кулланучылар үзләренең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәрен камилләштерде. Чаллы территориаль органы белгечләре тулы комплекслы чаралар уздырды, аларның максаты районда яшәүчеләргә, аларның хокукый белем дәрәҗәсен арттырып, закончалык нечкәлекләренә төшенергә булышудан гыйбарәт иде.

Базарда кизү оештырылды, биредә Актаныш авылындагы эшкуарлык бергәлеге белән аралашу булды. Судка кадәрге тәртиптә хәлне ничек җайларга, кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә законнарның конкрет кайсы нигезләмәләрен кайсы очракларда кулланырга – эшкуарларны әнә шундый сораулар борчый иде. Чара барышында кулланучыларның хокуклары бозылуга бәйле конкрет хәлләр һәм аларны хәл итүнең оптималь вариантлары каралды. Актаныш районында яшәүче кулланучылар да читтә калмады, алар белгечләр янына консультация алырга бик теләп килде һәм кулланучылар базары өлкәсендә көн кадагында торган сорауларын җиткерде. Чара кысаларында кулланучыларның үзара мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмат белешмәлекләре таратылды: “Кулланучының сыйфатлы товарны алмаштыруга һәм кайтарып алуга хокукы”, “Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтелгәндә кулланучының хокуклары”, “Интернет-сатып алулар” һ.б. Территориаль орган хезмәткәрләре тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында” 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә “Магнит” һәм “Пятерочка” кибетләрендә азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырылды. “Пятерочка” кибетендә кибет җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән консультация уздырылды. Җиткерелгән сораулар арасында – азык-төлек товарларында җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары; товарның бәясенә карата сатып алучыларны ялгыш фикергә китерүгә бәйле мәсьәләләр.

Шулай ук шәһәр базарында социаль-әһәмиятле азык-төлек продуктларына һәм 24 исемдәге продукт буенча да бәяләргә мониторинг уздырылды, ваклап сату челтәрендә “Пивоварня Москва Эфес” ЯАҖ, “Булгарпиво” ААҖ һәм “Белый кремль” сыра кайнату заводында җитештерелгән сыраның сатуга куелу-куелмавы мониторингланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International