Күпфатирлы йортларның беренче катында кибет, чәчтараш, элемтә салоны яки башка кече предприятиеләрне бик еш очратабыз. Яңа төзелешләрдә беренче катта биналар бизнес өчен проектлана икән, иске күпкатлы йортларда моның өчен гадәти фатирлар сатып алына. Күпчелек очракта, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру таләп ителә. «Безгә торак булмаган бинаны үзгәртеп планлаштыруны тормышка ашыру һәм рәсмиләштерү буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килде. Бу мәсьәлә һәрвакыт проблемалы мәсьәлә булды, чөнки элек яңадан планлаштыру мөмкинлеге дә закон тарафыннан каралмаган иде. Сүз реконструкция турында барды. Күпфатирлы торак йортта реконструкцияләүгә рөхсәт алу мөмкин түгел диярлек. Шуңа күрә күп кенә эшмәкәрләргә бу катлаулы мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры килде. Хәзер закон торак булмаган бинаны үзгәртеп планлаштыру мөмкинлеген бирә», - дип сөйләде ТР буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Юлия Шпалитова.
РФ Торак кодексына кертелгән тиешле үзгәрешләр 8 гыйнварда үз көченә керде. Әгәр элегрәк кодекс торак биналарны үзгәртеп кору һәм яңадан планлаштыруны гына җайга салса, хәзер бу термин «күпфатирлы йорттагы бүлмәләр»гә алмаштырыла. Шулай итеп, күпфатирлы йортта торак һәм торак булмаган биналарны үзгәртеп кору һәм (яки) үзгәртеп планлаштыруның бердәм тәртибе билгеләнә. Закон нигезендә, торак булмаган бинада үзгәртеп планлаштыруны җирле үзидарә органы килештерергә хокуклы. Башкарма комитетка гариза бирергә тиешле документлар исемлеге элеккечә калды. Аңа, аерым алганда, бинага хокук билгеләү документлары, яңадан планлаштыру проекты, техник паспорт керә.
Яңадан планлаштыру буенча рөхсәт ителгән һәм тыелган эшләр төрләре торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары белән җайга салына.