Бүген – 18 гыйнвар көнне Актаныш технологик техникумында Казан аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы, Казан дәүләт ветеринария академиясе ректоры Равилев Рөстәм Хәмит улы һәм техникум директоры Габделхәев Илшат Илфат улы арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Тантаналы очрашуда районыбызның “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Вәлиев Рамил Фидус улы, “Әнәк” агрофирмасы җитәкчесе Фәтхиев Фарис Гаяз улы катнашты. Техникум укучыларының уку барышында гамәли күнекмәләрен хуҗалыкларда үткәрү һәм үзара тыгыз эшчәнлек алып бару, агрофирмаларны яшь белгечләр белән тәэмин итүдә техникум директоры Илшат Илфат улы һәм агрофирма җитәкчеләре арасында да үзара хезмәттәшлеккә нигез булып торучы килешү төзелде, видео https://www.instagram.com/p/BsyRG5qAkZB/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=1myymzok3jjev
Эшлекле очрашуда район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, мәктәп директорлары, техникум укытучылары һәм укучылары катнашты.