3 гыйнвар көнне “Бүләк” чаңгы трассасы үзенә авыл җирлекләреннән килгән командаларны спартакиада ачылу тантанасына җыйды. Спортсөярләрне район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова Яңа ел белән котлап, спорт бәйгесендә уңышлар, лаеклы җиңү теләде.
Яңа елда районда спартакиаданы, беренчеләрдән булып, хакимият хезмәткәрләре башлап җибәрде. 3 гыйнварда эстафетаны авыл җирлекләре хезмәткәрләре катнашындагы командалар кабул итеп алды.
Спартакиадада чаңгыда шуу, йөзү, өстәл теннисы һәм бадминтон буенча ярышлар узды, җиңүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды.