ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2024 ел
сишәмбе

Район Уставы май аенда узган район Советы утырышында депутатларга тәкъдим  ителгән иде

Районда яшәүчеләр белән гадәткә кертелгән очрашуда торак, белем алу һәм башка социаль мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр каралды. Район башлыгы Ленар Рафак улы җиткерелгән барлык сораулар буенча аңлатмалар бирде һәм җаваплы затларга алга таба аларны чишүгә ачыклык кертте

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә ярдәм итү максатыннан, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе «Гаилә архивын бир» республика конкурсын үткәрә

2024 елның 1 маеннан банклар бер клиентның төрле кредит оешмаларындагы счетлары арасында айга 30 млн. сумга кадәр комиссиясез акча күчерүләр үткәрү турында закон үз көченә керде

Бакчачыларның күпчелеге үз участогында балалар өчен яки бөтен гаилә өчен җәйге ял үзәгенә әверелерлек бассейн урнаштырырга хыяллана. Кызганычка каршы, стационар конструкцияләр һәркемнең дә хәленнән килми, әмма бу хыялдан баш тартырга кирәк дигән сүз  түгел, чөнки сатуда зур ассортиментта кабартыла торган бассейннар бар


1
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Әфган сугышы ветераннары Җиңү паркында, һаләк булганнар истәлегенә булдырылган мемориал янында очрашып, мәңгелеккә башларын салган хәрбиләребез хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итеп, чәчәкләр салдылар



29
июнь, 2024 ел
шимбә

28 июнь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм чарасы узды


28
июнь, 2024 ел
җомга

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

28 июнь кичендә, 29 июнь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле төньяк, төньяк-көнчыгыш җиле көтелә:

28 июнь кичендә һәм 29 июнь төнендә 15-17 м/с;

29 июнь көнне көндез 16-21 м/с.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


26
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International