Ленар Зарипов: Иң мөһиме – тынычлык кирәк. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хабибуллин һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләрдә булып, мәктәп укучыларын бәйрәм белән тәбрикләделәр.

“Илебез тынычлыгы өчен батырларча һаләк булган райондашларыбыз һәрвакыт безнең күңел түрендә. Бәйрәм уңаеннан гына түгел, һәрдаим ярдәм итеп торырга, күз уңында тотарга тырышабыз. Иң мөһиме – тынычлык кирәк. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Гаиләләре өчен борчылып ятмасыннар. Без кулдан килгәнне барсын да эшлиячәкбез, -“ дип ассызыклады Ленар Рафак улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International