Яңа йортка - яңа җиһаз

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов зур яңарыш кичергән Актанышның  1 нче санлы урта мәктәбенә җиһазлар алу өчен Сертификат тапшырды.

Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургали улының һәм Татарстан Хөкүмәтенең ярдәме белән быел биредә 36 млн сумлык төзекләндерү эшләре башкарылды. 

Яңа йортка яңа җиһаз кирәге көн кебек ачык. Сер түгел, мәктәпләрдә җиһазлар шактый таушалган. Кырып карасаң, берничә буынның буявын күрергә була. 

Быел район башлыгы Ленар Зарипов, мәктәпләрдә таушалган өстәл вә урындыкларны алыштыру бурычын ассызыклады. Әлбәттә, суммалар саллы гына. Район үзәгендәге бер мәктәпнең җиһазларын яңартыр өчен ким дигәндә 5-8 млн сум акча кирәк. Әмма максат куелган икән - димәк, уйлаганнар тиздән чынга ашачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International