Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Татарстан Республикасы көне белән котлады

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Республика көне - республика, район халкының тынычлыгын, иминлеген, һәм бердәмлеген символлаштыручы зур бәйрәм ул.

Татарстан социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр юлыннан атлый. Йортлар, юллар төзелә, социаль инфраструктура үсә. Халыкның тормыш шартлары яхшыра. Авыл хуҗалыгы тармагына, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә. Безнең районда да күп кенә республика һәм муниципаль программалар, проектлар тормышка ашырыла.

Агымдагы елда Республика көне Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Бу бик мөһим вакыйга. Ул республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән зур эш. Бердәм булып, бергә булып республикабыз киләчәге өчен тавыш бирербез дигән өметтә калам.

Бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш, хезмәт һәм иҗат уңышлары, иминлек телим. Дөньяларыбыз тынычланып егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Киләчәк буынга сугыш афәтләрен, югалтуларны күрергә язмасын. Алдагы көннәрдә дә Бердәм булып, бергә булып эшләргә, яшәргә язсын!

Ленар ЗАРИПОВ,

Актаныш муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International