Бүген Җиңү паркында Германиядә хезмәт иткән совет гаскәрләре ветераннарына һәйкәл ачылу тантанасы узды. Әлеге чара истәлекле көнгә туры килде.
ГСВГ хәрби көчләренең Германиядән чыгарылуына быел 30 ел (31 август 1994 ел ). Германиядәге Совет гаскәрләре группасының (ГСВГ) зур тарихы бар. 1945 елның 9 июнендэ оешып, 1994 елнын 31 августына кадәр Ватаныбыз сагында торган иң көчле хәрби группаларның берсе ул.
Анда хезмәткә дә егетләрне сайлап, хәрби комиссариатларда гаилә хәлен өйрәнеп, сәламәтлеген тикшереп, лаеклыларын гына алдылар.
Чараны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова ачып җибәрде. ГСВГ ветераннары Советы рәисе Нәсим Заһертдинов барлык ветераннарны истәлекле көннәре белән тәбрикләп, һәйкәлне булдыруда көч куйган райондашларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантанада күрше Мөслим һәм башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән ГСВГ ветераннары катнашты.
Һәйкәлнең авторы Халит Миннегалиев һәм тимерне буйсындырган Азат Сәрвәров.