8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаячакбыз. Тавыш бирү, традицион форматта булып, бер көн эчендә узачак.
Бу көнне Актаныш районында барлыгы 41 сайлау участогы эшләячәк. Алар иртәнге 7:00 сәгатьтә ачыла һәм кичке 20:00 сәгатьтә ябылачак. Сайлауларда барлыгы 20874 сайлаучы катнашыр дип көтелә.