Хуҗалыкларда маллар бер-берсе белән тыгыз күршелектә яшиләр. Шул сәбәпле, бер мал гына авырса да, кыска вакыт аралыгында бөтен көтүгә йогу куркынычы бар.
Шуңа да терлекчелек фермаларын ябык типтагы җитештерү компанияләре исәбенә кертәләр. Димәк, аларның территориясенә ирекле керү тыелган.
Төрле күңелсез хәлләрне кисәтү уңаеннан хуҗалыкларда саклану чарасы буларак дезбарьерлар кулланыла башлады. Бүгенге көндә "Нигез" хуҗалыгында төзелеп килә ул, ә "Чишмә" хуҗалыгында тиздән куллануга тапшырылачак. Биредә эчке эшләр генә калган.
Фермага эшкә килгән һәркем өс киемен алыштырып, дезбарьер аша керергә тиеш булачак. Ә техника исә махсус чокыр аша дизинфекция узып кына керә ала.20514:15