Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова белем көнендә Технология техникумының беренче курс студентлары һәм аларның ата-аналары белән очрашты.
Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең рәисе буларак җинаятьләр, наркомания, террорчылык һәм башка җитди көнүзәк мәсьәләләр буенча аңлату эшләре уздырды ул.
Мондый очрашулар башка белем бирү йортларында да үткәреләчәк.