ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

19 мартта 7.40 сәгатьтә Татарстан радиосында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең юридик затларның күчемсез милеген һәм өлешләп төзү килешүләрен  дәүләт теркәве бүлек башлыгы Лилия Борһанова белән интервью узачак.

Программаның темасы-өлешләп төзү өлкәсендәге  законда булган соңгы  үзгәрешләр.  Шулай итеп, Татарстан Росреестры вәкиле  2019 елның 1 июленнән соң гамәлгә керәчәк үзгәрешләр турында сөйләячәк, кайсы очракларда төзүчеләр өлешләп түләүчеләрнең акчаларын эскроу счетларыннан файдаланмыйча гына җәлеп итә алачаклар, объектларны төзүгә акча җәлеп итү турында таләпләр ничек үзгәрәчәк һәм башкалар.

Казанда «Татарстан радиосы» 99.2 FM дулкынында эфирга чыга.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, радиоэфирларның узган язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин rosreestr.tatarstan.ru «Матбугат хезмәте-радиоэфирлар», шулай ук «ВК " социаль төркемнәрендә (vk.com/rosreestr16).

18 мартта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 28 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында закон проекты буенча  «түгәрәк өстәл» артында фикер алышу узды.

Дискуссиянең инициаторы-Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина. Чарада Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җаваплы вәкиле Сергей Лобанов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, башка министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар һәм республиканың эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

 

19 мартта узачак «Моношәһәрләрдә милли проектларны закон белән тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру» темасына парламент тыңлаулары алдыннан Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина КУЭ Корпорациясе генераль директоры Александр Браверман белән эшлекле очрашу үткәрде.

2018 ел нәтиҗәләре буенча КУЭ субъектларына ярдәм чаралары белән Россиянең барлык 319 моношәһәре дә тәэмин ителгән.

 Шулардан 232 шәһәр  КУЭ Корпорациясе аша финанс ярдәме алган, 253 шәһәргә эре заказчыларның сатып алуларынакерү мөмкинлеге бирелгән.  Моношәһәрләрдә кече бизнес субъектларына финанс ярдәме 16,7 млрд.сум, кече һәм урта бизнестан дәүләт заказчикларының сатып алу күләме 85 млрд. сум тәшкил иткән.

 «Хәзер безнең өчен иң мөһиме-милли проектларның Россия төбәкләрендә, һәр республикада, торак пунктында, моношәһәрдә гамәлгә ашырылачагын билгеләү. КУЭ Корпорациясе милли проектны гамәлгә ашыруның төбәк аспектларын аңлап, безнең сорауларга җавап бирергә әзер. Александр Арнольдовичның җентекле докладын без 19 мартта Россия моношәһәрләре мэрлары катнашында узачак Парламент тыңлауларында ишетәчәкбез», - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

 

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен уздырыла торган «Россия сәүдәсе 2019» конкурсын үткәрә, аның йомгаклары буенча төрле сәүдә форматындагы предприятиеләр тарафыннан гамәлгә ашырыла торган иң яхшы карарлар һәм идеяләр сайлап алыначак.

 

«Россия сәүдәсе» Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр 2018 елда узды. Аның төп идеясе - Россиядә ваклап сатуның уңай тәҗрибәсен хуплау һәм аның үсешен стимуллаштыру. Конкурс үткәрүнең беренче елында илнең барлык почмакларыннан килгән гаризалар саны 600 данәдән артып китте.

 

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 3-8 июньдә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәгендә узачак V Халыкара бизнес һәм хакимият форумы — «Россия Ритейл атналыгы» кысаларында узачак.

 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

 

• «Иң яхшы сәүдә шәһәре»

 

• «Иң яхшы сәүдә урамы»

 

• «Стационар булмаган иң яхшы сәүдә объекты»

 

• «Иң яхшы ярминкә»

 

• «Иң яхшы ваклап сату базары»

 

• «Иң яхшы мобиль сәүдә объекты»

 

• «Иң яхшы кибет»

 

• «Фаст-фудның иң яхшы объекты»

 

Конкурста катнашучылар: сәүдә тармагын алып бару өчен җаваплы башкарма комитет органнары,  муниципаль берәмлекләр хакимиятләре һәм сәүдә эшчәнлеген алып баручы хуҗалык итүче субъектлар.

 

Конкурста катнашу өчен торговляроссии.рф сайтында анкета тутырырга кирәк. Гаризалар 2019 елның 29 мартына кадәр кабул ителә.

 

Тулырак мәгълүмат алу өчен (495) 924-02-80 телефонына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз, tr2019@russiant.org -Нехаевский Николай Алексеевич, конкурс координаторы; (495) 632-88-88, sitnikav@minprom.gov.ru - Ситник Алексей Владимирович, конкурсны оештыру комитетының җаваплы сәркатибе.

 

Гаиләдә һәм гаилә багланышларында бала хокукларын тәэмин итүдәге системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан, 22 март көнне 9-16 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Кайнар элемтә» оештырылачак, телефоннар 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.

«Кайнар элемтә» телефоны кысаларында гаилә иминсезлеге ситуациясенә, аны булдырмау буенча профилактик чараларга, ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын саклауга, гаилә низаглары ситуациясендә бала хокукларын саклауга кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

«Кайнар элемтә» телефоны эшендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре катнашыр дип көтелә.

 

 

 

 

Үзәк социаль эшкуарларның һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның (СЮ КБО) үсешенә ярдәм итә, мәгълүмати ярдәм итә, консультация бирә һәм белем бирү чаралары  үткәрә.

Эшнең төп юнәлешләре арасында-социаль проектларны эшләүдә ярдәм итү, проектларны эксперт бәяләве, конкурс һәм грант программаларында катнашу, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, яшьләрнең  социаль эшкуарлыгын үстерү һәм проектлау.

Үзәк хезмәтләре бушлай күрсәтелә.

Элемтә өчен мәгълүмат:

https://vk.com/cissrt

http://fpprt.ru/

ciss.rt@mail.ru

+7 (843) 222-90-60 (доб.211, 212)

Казан шәһәре, Петербург ур., 28-Эшкуар йорты (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00-17.00 сәгатьтә).

 

Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде http://tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_891357.pdf .

Конкурсның максаты – куркынычсызлыкны тәэмин итүдәге бурычларны тормышка ашыручы иҗади актив яшьләр берлеге формалаштыру.

Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче  18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Элемтә өчен җаваплы зат – Егоров Андрей Николаевич, элемтә өчен телефон: +7(927) 444-91-56, wearetheworld.atm@gmail.com.


17
март, 2019 ел
якшәмбе

17 март көнне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов призына чаңгы эстафетасы узды. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана әлеге ярыш белән районда кышкы спорт сезоны тантаналы ябылды.

Ир-атлар командалары арасында җиңүчеләр: 1 урын – Актаныш авыл җирлеге, 2 урын – «Лачын» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 3 урын-Актаныш районы башкарма комитеты.

Хатын-кызлар командалары арасында җиңүчеләр: 1 урын – Әтәс авыл җирлеге, 2 урын – Актаныш районы башкарма комитеты, 3 урын- район үзәк хастаханәсе.


16
март, 2019 ел
шимбә

Татарстанда 11 марттан 15 мартка кадәр «Ел укытучысы» төбәкара бәйгесенең финал сынаулары узды. Зона этабында катнашучылар арасыннан финалда «Ел укытучысы» номинациясендә – 40,  «Педагогик дебют» юнәлешендә 26 педагог үзара ярышты.

"Ел укытучысы" төбәк конкурсында Актаныш гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Саматова "Укытучы-профессионал" номинациясендә - җиңүче, ә Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резедә Могътазирова конкурсның финалисты булды.

 

Тэги: Ел укытучысы

Күчемсез милек реестрында Татарстанның 1,6 миллионнан артык җир кишәрлеге турында мәгълүмат бар. Шуларның яртысыннан артыгы (984 мең, ягъни 61%) – билгеләнгән чикләрдәге участоклар. Чикләре билгеләнгән һәм күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертелгән җир кишәрлекләре саны ел саен арта бара. 2018 ел эчендә 5,7% ка арткан.

Чикләре турындагы мәгълүматларны ЕГРНга кертү милекчеләрнең хокукларын яклый, җир бәхәсләре килеп чыгуны киметә һәм мөлкәткә салым исәпләргә мөмкинлек бирә. Билгеләнгән чикләрнең булуы җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүгә ярдәм итә.

Җир кишәрлегенең чикләрен билгеләү процедурасын үтәлмәсә, милекчегә әлеге участок белән эш итү буенча чикләүләр салына. Әйтик, кирәк булган очракта, ул аны бүлешә, чиктәш участок белән берләштерә алмый.

“Төгәл билгеләнгән чикләр булмаган участокта капиталь төзелеш төзү зур риск булып тора. Чөнки төзелеш вакытында очраклы рәвештә  янәшә милек биләмәсенә керсәң, күршең теләсә-кайсы вакытта аның өлешенә кагылучы корылманы сүтүне таләп итә ала. Шуңа күрә җир биләмәләренең чикләрен аныклау турында алдан кайгыртырга кирәк. Хокукка ия булган кеше нинди территория кысаларында объектларны законлы нигездә төзеп булганны тәгаен белә,” - дип аңлатты ТР буенча Кадастр палатасы директоры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Габдрахманов.

Хокукка ия булучыга җир кишәрлеге чикләрен билгеләү өчен кадастр инженерына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ул межалау планын әзерләячәк. Аннан соң, башкарылган эшләр турында әзерләнгән документлар Росреестрга тапшырыла. Күчемсез милек реестрына күчемсез милек объекты чикләре турындагы мәгълүматларны кертү түләүсез нигездә башкарыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International