ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

 Казан буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән юеш кар, көндез урыны белән бераз яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-2 º, максималь температура

көндез +2..+4 º .

Юлларда урыны белән бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән юеш кар, көндез урыны белән яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр.

Аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-5 º, максималь температура

 көндез +1..+6 º.

Юлларда урыны белән бозлавык.

19 мартта Дәүләт Думасында “Моношәһәрләрдә милли проектларны закон белән тәэмин итү һәм гамәлгә ашыру” темасы буенча парламент тыңлаулары узды.

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Республикада региональ оператор тарафыннан күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән каты көнкүреш калдыкларын җыюга тариф бер кешегә аена 71, 95 сумга кадәр киметелде, ягъни чиктән түбән билгеләнде.

Шуңа карамастан, 2019 елның гыйнварында идарәче компания тарафыннан Казан шәһәрендәге бер йортта яшәүчеләргә каты көнкүреш калдыкларын җыюга коммуналь хезмәтләр өчен түләү билгеләнгән тарифтан 20 % ка артыграк исәпләнгән.

Закон бозу очракларын бетерү максатыннан, оешма җитәкчесе адресына күрсәтмә бирелде.

Прокурор тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә 252 гражданга нигезсез арттырып исәпләнгән  коммуналь хезмәт суммасы кире кайтарылды.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр конкурсы уздыра.

Конкурс 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр үткәрелә.

Конкурсның төп максаты-гаилә шәҗәрәсе традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләрен булдыруда, саклауда ярдәм итү.

Конкурсның бурычлары:

- шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү;

- балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә гаилә тарихының ил тарихына катнашы барлыгын өйрәнү нигезендә ярдәм итү;

- гаилә традицияләрен һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итү;

- тарихи-нәсел шәҗәрәсе тикшеренүләре традицияләрен саклау һәм үстерү;

- архив материаллары белән эшләүгә, тарихи һәм туган якны өйрәнү әдәбиятын укуга җәлеп итү.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә  Эксперт эшче  төркем тарафыннан  2025  елга  кадәр  Россия  Федерациясендә Ат үрчетү  стратегиясе проекты эшләнде.    Проект үзебезнең  атчылыкны  үстерү мәсьәләләрен системалы  хәл итүне,  аның ресурслар  һәм  финанс  белән  белән  тәэмин  ителешен  күздә  тота.

Россия  атчылыгы  алдында  аны тотрыклы үстерү, үзебезнең илдә  үрчетелә  торган  атлар  токымнарының  генофондын  саклап калу  һәм  камилләштерү,  эчке һәм тышкы  базарларда  аларның  конкуренциягә  сәләтен  арттыру  буенча  стратегик  максат  тора.    Бу  бурычны  хәл  итү  өчен  ат заводларының  һәм ипподромнарның  җитештерү  инфраструктурасын  үстерү, атчылыкны финанс  ягыннан  тәэмин  итү,  шулай  ук  югары  сыйфатлы  үзебезнең  токымлы  атларны  булдыру  исәбенә  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерүнең  тотрыклы  үсешен  булдыру  өчен  эшләр  башкарылачак. 

Стратегиянең  төп   максатларыннан   берсе   илдәге  атлар  санын    2018 елдагы  1,4 миллионнан  2025 елга    1,6 миллионга  җиткерү.  

Стратегия  проектында  нәселле  һәм продуктив  атчылыкны, ипподром инфраструктурасын һәм илкүләм атлар тотализаторын үстерүгә, тармакны фәнни һәм кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм чараларын башкару күздә тотыла. Билгеләнгән чараларны финанслау федераль һәм төбәк бюджетлары, хосусый инвесторлар һәм кредит  оешмалары акчалары исәбенә тәэмин ителәчәк.

Дәүләт ярдәме селекция чараларын уздыруга бәйле тотылган чыгымнар өлешен каплауга   субсидияләр бирү рәвешендә гамәлгә ашырылачак. Моннан тыш, атчылык объектларын һәм ипподромнарны модернизацияләү максатларында дәүләт-хосусый партнерлык проектларына ярдәм итү механизмын куллану планлаштырыла.

Бүгенге көндә Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы һәм  профессиональ атчылар  берлеге, атчылык буенча иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән бергә  проект буенча фикер алышуны дәвам итәләр, аның соңгы варианты 2019 елның 1 июленә кадәр раслауга кертеләчәк. Стратегия проекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр Атчылыкны үстерү ассоциациясе тарафыннан  www.ark-rf.ru сайтында кабул ителә.

 

В феврале текущего года Управлением Росреестра по Республике Татарстан зарегистрировано 5580 договоров купли-продажи на жилые помещения (из них 1954 - в Казани), нежилые – 713 (из них 378 – в Казани) и 2696 на земельные участки (из них 706 -  в Казани). Всего за два месяца 2019 года Росреестром Татарстана зарегистрировано 16 839 договоров купли-продажи, в том числе 5 661 в Казани.

Общее количество зарегистрированных в феврале 2019 года ипотек по кредитным сделкам составило 6125 (в Казани – 2 406). Это на 18,4 процентов больше, чем в январе текущего года. При этом количество сделок на жилые помещения составило 4 560 (в Казани – 1834), на нежилые помещения – 313 (в Казани – 47) и на земельные участки 1252 (в Казани – 525).   Всего за два месяца 2019 года Росреестром Татарстана зарегистрировано ипотек по кредитным сделкам 11 297, из них в Казани – 4 285. В 2018 году данные показатели составляли 11 909 и 4942.

15-17 мартта  Казанда  Татарстан  Республикасының  Аграр яшьләр  берләшмәсе Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре  министрлыгы   белән берлектә      «2014-2020 елларга  Татарстан  Республикасы авыл  яшьләре» ярдәмче  программасын  гамәлгә ашыру кысаларында    Яшь эшкуар (яңа  эш башлаучы  фермер) мәктәбендә     укулар  уздырды. 

 

Чараның  төп максаты  -  үз бизнесын  башларга  теләүчеләрне  крестьян - фермер хуҗалыгы  өлкәсендә эшкуарлык  эшчәнлеге  нигезләренә өйрәтү, аларда  үз эшләрен  уңышлы  башлап  җибәрү  өчен  кирәкле  белем һәм күнекмәләр  булдыру,  авыл  яшьләре  арасында  эшкуарлыкны планлаштыру күнекмәләренә  өйрәтү һәм эшкуарлыкны  популярлаштыру.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез Татарстан Республикасы көнбатышында урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.  

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 5 º, көндез максималь һава температурасы +3 ..+5 .º

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

 

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез Татарстан Республикасы көнбатышында урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.  

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 8 º, көндез максималь һава температурасы +2 ..+7 .º

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез, федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

Дискриминация  - ул гражданның җенесенә, тән  төсенә, милләтенә, теленә,  мөлкәтенә, гаилә, социаль һәм вазифа хәленә, яшенә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, иҗтимагый берләшмәләргә яки нинди дә булса социаль төркемнәргә кагылышлы хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу.

18 март көнне "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Актаныш төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзалары Алмаз Нурлыев, Назил Латыйпов «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының XII хисап-сайлау конференциясендә катнашты. Конференциядә "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк штабының яңа җитәкчесен, төбәк штабы әгъзаларын сайладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International