15-17 мартта Казанда Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Яшь эшкуар (яңа эш башлаучы фермер) мәктәбендә укулар уздырды.
Чараның төп максаты - үз бизнесын башларга теләүчеләрне крестьян - фермер хуҗалыгы өлкәсендә эшкуарлык эшчәнлеге нигезләренә өйрәтү, аларда үз эшләрен уңышлы башлап җибәрү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр булдыру, авыл яшьләре арасында эшкуарлыкны планлаштыру күнекмәләренә өйрәтү һәм эшкуарлыкны популярлаштыру.
Укулар Казанда «Идел» яшьләр үзәге базасында узды. Анда авыл җирендә яшәүче, авылда үз бизнесын ачарга җыенучы 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан азрак эшләүче крестьян - фермер хуҗалыклары башлыклары, аграр уку йортлары студентлары катнашты, барысы 60 лап кеше булды.
Өч көн дәвамында яшьләр экспертларга үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, алардан төпле җаваплар алдылар, алар арасында яшь фермерларга дәүләт ярдәме, гаилә терлекчелек фермаларына субсидияләр, грантларда катнашу тәртибе турындагы мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бар иде.
Мәктәптә катнашучылар беренче көнне республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән очраштылар. Аралашу мәйданчыгында яшьләрне авыл территорияләрен үстерүгә җәлеп итү һәм кече эшкуарлыкны үстерүгә ярдәм итүнең финанс-икътисадый механизмы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Уку программасы “Идел” яшьләр үзәгендә дәвам итте. Биредә катнашучылар, КФХларның, крестьян хуҗалыкларының, башка авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең хуҗалык эшчәнлеге шартларыннан, яшь эшкуарлар өчен бизнес-планлаштыру турында лекция тыңладылар.
Катнашучылар шулай ук Лаеш һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының узган ел грантлар конкурсларында җиңүчеләр - танылган фермер хуҗалыкларында булдылар. Алар арасында «ЛаишШампиньон» («Лаеш шампиньоны» ҖЧҖ, «Батыршин» КФХсы (мәрсин (осетр) балыгы төрләрен үрчетә), «Габитов Рүзәл Маликович» КФХсы (эре мөгезле терлекләр, сөт терлекчелеген үрчетә) һәм «Габдриев Данил Габделхәевич» КФХ сы (бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнә) бар.
«Бу әле бүгенге көндә тулы куәткә эшли торган кластер түгел. Әлеге юнәлештә бик күп тармакларны үстереп була, шул ук вакытта кыенлыклар да юк түгел - азык һәм белгечләр проблемасы», - дип, үз фикерләре бүлеште мәрсин фермасы турында Минзәлә районыннан Айгөл Хисмәтуллина.
«Сәфәр бик уңышлы булды. Бигрәк тә сөтчелек фермасы ошады. Мин шул өлкәдә уйлыйм. Бу фермада булганда әлеге җитештерүнең бөтен нечкәлекләрен белдем дип әйтергә була. Бу миңа киләчәктә ялгышларны читләтеп үтәргә ярдәм итәчәк», - дип бүлеште уку барышында Чистай районыннан катнашучы Даут Хәкимов.
Өч көн дәвамында катнашучылар крестьян - фермер хуҗалыкларының хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясау белән шөгыльләнделәр һәм аларны үстерү перспективаларын эшләделәр. Соңгы көндә йомгаклау эшләре буенча презентация узды, шуннан соң авылда бизнес-планлаштыру буенча квалификация күтәрү турында сертификатлар тапшырылды.