Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алганда дискриминациягә юл куймау буенча белешмәлек

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез, федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

Дискриминация  - ул гражданның җенесенә, тән  төсенә, милләтенә, теленә,  мөлкәтенә, гаилә, социаль һәм вазифа хәленә, яшенә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, инануларына, иҗтимагый берләшмәләргә яки нинди дә булса социаль төркемнәргә кагылышлы хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен бозу.

Дискриминация буларак карала алмый торган  аерымлыклар, искәрмәләргә түбәндәгеләр керә:

•        әлеге хезмәт төре федераль законда билгеләнгән таләпләр белән билгеләнә, йә     

•        югары социаль һәм хокукый яклауга мохтаҗ затлар турында дәүләтнең аерым кайгыртуына бәйле, йә

•        милли куркынычсызлыкны тәэмин итү, хезмәт ресурсларының оптималь балансын саклап калу, Россия Федерациясе гражданнарын өстенлекле тәртиптә эшкә урнаштыруга ярдәм итү, дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтенең башка мәсьәләләрен хәл итү максатларында законнар белән билгеләнгән.

Хезмәткәрнең эшлекле сыйфатларына бәйле булмаган башка шартларга бәйле рәвештә аның хезмәт хокуклары һәм иреге чикләнә, яки аерым өстенлеккә ия була алмый(3 статья РФ ТК 3).

Шулай итеп, пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә алу кагыйдәләре башка хезмәткәрләрне эшкә кабул итү кагыйдәләреннән аерылып торырга тиеш түгел.

Эш бирүче вакантлы вазыйфа игълан иткәндә дәгъва кылучыларның яшенә карата таләпләрне күрсәтергә хокуклы түгел.

Эш бирүчеләргә буш эш урыннарын һәм вазифаларны игълан иткәндә гражданның хокукларын боза торган таләпләр кую дөрес түгел («Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе законының 25 маддәсе). Вакантлы вазыйфага эшкә алуда таләп куйганда кандидатның билгеле бер чиктән артмаган яше турындагы таләп дискриминацион булып тора. Дискриминацион характердагы чикләүләрне үз эченә алган эшкә кабул итү турында игълан бастырган өчен эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Хезмәт законнары аерым гарантияләр, компенсацияләр һәм хезмәткәрнең яше арасында хокукларга бәйлелекне билгеләү мөмкинлеген күздә тотмый.

Гомуми кагыйдәләр буенча (аерым очраклардан тыш) Россия Федерациясе Хезмәт кодексы тарафыннан хезмәт килешүе төзү өчен яшь чиге билгеләнмәгән. Шуны истә тотарга кирәк: пенсия яшенә җиткән затлар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү гомуми тәртиптә башкарыла.

Эш бирүче яшенә бәйле рәвештә гражданны эшкә алудан баш тартырга хокуклы түгел. Мондый очрак  дискриминация, яшенә  бәйле рәвештә хезмәт хокукларын чикләү турында сөйли.

Хезмәт килешүе төзүдән баш тарткан затның язмача таләбе буенча, эш бирүче мондый таләпне куйган очракта , 7 эш көненнән дә соңга калмыйча, язма рәвештә эшкә алудан баш тарту сәбәбен аңлатырга тиеш. Хезмәт килешүен төзүдән баш тартуга  суд тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин (РФ ТК 64 статьясы).

Россия Федерациясенең хезмәт законнары нигезендә ярамый:

- пенсия алды, пенсия яшендәге гражданнар белән мәҗбүри ашыгыч хезмәт килешүе төзү;

- хезмәт пенсия алды яшенә, пенсиягә чыгуга бәйле рәвештә  срогы чикләнмәгән хезмәт килешүен өзәргә яки аны ашыгыч хезмәт килешүенә алыштырырга.

Шулай ук әгәр предприятиедә хезмәткәрләр саны яки штаты кимиячәк икән, эштә калдыру өчен өстенлекле хокукка югарырак хезмәт җитештерүчәнлеге һәм квалификациясе булган хезмәткәрләр ия булырга тиеш.

           Дискриминациягә юл куйганда эш бирүче җаваплылыкка тартылырга мөмкин:

•        административ - дискриминацион характердагы чикләүләрне үз эченә алган эшкә кабул итү турында белдерүне бастырган, эш бирүчегә хезмәт килешүе төзүдән нигезсез баш тарткан,  дискриминациянең башка рәвешләрен керткән өчен эш бирүче яки  вазыйфаи затлар административ штраф түләү рәвешендә җаваплылыкка тартылырга мөмкин;

•        гражданлык-хокукый – эшкә урнашучының хокукы бозылганда суд эш бирүчене компенсация түләргә, рухи зыянны матди капларга мәҗбүр итәргә мөмкин.

•        җинаять - дискриминацияләгән өчен гаепле вазыйфаи зат штрафка, мәҗбүри, төзәтү эшләренә хөкем ителергә мөмкин, шулай ук ул билгеле бер вазыйфаларны биләү хокукыннан мәхрүм ителергә яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.

Кайнар элемтә телефоны -  8(8555)2 3-44-16

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International