Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар өчен грантлар тәкъдим итүгә гаризалар 27 мартка кадәр кабул ителәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы Эшкуарларга ярдәм итү фонды аша коммерцияле булмаган оешмаларны «2014-2021 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга җәлеп итүдә булышлык күрсәтә.
Бәйгедә республиканың кимендә бер ел эшләүче иҗтимагый оешмалары катнаша ала.
Конкурста җиңүчеләрнең һәркайсы 200 мең сум күләмендә ярдәм алачак.
Гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Кремль урамы, 9, 225 нче бүлмә (милли мәгариф бүлеге, (843) 294-95-09, 294-95-10).
Казан буенча:
Болытлы. Кар, көндез урыны белән көчле юеш кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан һәм бозлавык, көндез буран. Җил төнлә көнчыгыштан секундына - 5-10, көчәйгәндә 12 метрга кадәр; көндез төньяк-көнбатыштан 8-13 метрга кадәр, көчәйгәндә 17 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-2; көндез максималь һава температурасы 0..+2.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Татарстан Республикасы буенча:
Болытлы. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, иртән һәм көндез урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан һәм бозлавык, иртән һәм көндез урыны белән буран. Җил төнлә көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр; көндез төньяк-көнбатыштан 8-13 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-5; көндез максималь һава температурасы 0..+5.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән кар һәм юеш кар явуы көтелә.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төнлә тотрыксыз 2-7 м / с, көндез көньяктан 4-9 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -4..-6.
Көндез максималь һава температурасы +3..+5.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән кар һәм юеш кар явуы көтелә.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төнлә тотрыксыз 2-7 м / с, көндез көньяктан 4-9 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -3..-8.
Көндез максималь һава температурасы +1..+6.
Юлларда бозлавык.
21 март көнне Актаныш районы февраль ае нәтиҗәләре буенча җирлекләрдәге демографик хәлгә, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеккә күзәтү ясады.
Район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләгән киңәшмәгә, гадәттәгечә, район халкының сәламәтлеге, куркынычсызлыгы, әхлак тәрбиясе, гомумән, яшәеше өчен җаваплы затлар - табиблар, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, полиция, социаль яклау бүлеге вәкилләре чакырулы иде.
Бүген Актаныш районы җитәкчелеген борчыган иң зур проблема – табигый үсештә булган тоткарлык, ягъни катлаулы демографик торыш. Әлеге вәзгыятьне уңай якка үзгәртүнең төрле юлларын эзли җитәкчелек. Хәтта җирлекләрдәге буйдаклар саны да исәпләп чыгарылган – 766 көчле зат бүген кайнар аштан, җылы түшәктән мәхрүм. Юкса, аларның 404е әле рәхәтләнеп гаилә корырлык, балалар тәрбияләрлек яшьтә. Мисал өчен, Чуракайда алар -35, Актанышта да аларның саны 80 нән артык.
Актаныш технологик техникумында 22 март көнне белем күтәрү буенча чираттагы укулар башланды. Анда район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, белгечләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән терлекчелек тармагында нәсел эшен яхшырту буенча төзелгән юнәлешле программа буенча лекцияләр тыңлый.
Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов районга терлекчелек тармагында эшчәнлекне яхшыртуда нәсел эше буенча укыту өчен килгән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Зарипов Ришат Өлфәт улына, «Элита» баш нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәннур Рәфхәт улы Зариповка, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча Баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсенең мәгълүмати-селекция эше бүлеге башлыгы Юлия Рөстәм кызы Юльметьевага, «Элита» баш нәсел хуҗалыгы акционерлык җәмгыятенең баш зоотехнигы Фәнил Васил улы Кәбировка, бүлек җитәкчесе Рөстәм Марс улы Саитовка, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе доценты, ветеринария фәннәре кандидаты, Самат Равил улы Йосыповка, “Простор” җәмгыятеннән вәкил Руслан Радий улы Хәмидуллинга, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең Хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Сергей улы Козловка, әлеге укытуны оештырудагы булышлыгы өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовка рәхмәтен белдерде.
Терлекләрне юнәлешле үстерү, нәсел белән эшләүдә төп бурыч-максатлар, “СЭЛЕКС” программасын куллану, ясалма орлыкландыру, исәп-хисап эшен дөрес алып бару, УЗИ-сканер куллану, йогышлы авыруларны булдырмауда саклану чаралары буенча укыту программасы республикада терлекчелек өлкәсендә әйдәп баручы районнарның эш тәҗрибәсенә нигезләнеп төзелгән.
Музыкант, мөгаллим, уен кораллары остасы булган якташыбыз Иске Байсар авылы егете Рафаэль Гайзетдиновка 20 мартта 70 яшь тулды.
“Курайлар дөньясында” китабы басылып чыгу юбиляр өчен иң күркәм бүләк булды туган көненә. Китап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның матди ярдәме белән нәшер ителде. Китап – моңлы курай остасының 70 яшен котлап, хезмәтенә рәхмәт белдерү генә түгел, ул – бөтен татар халкына да бүләк.
“Умырзая” балалар бакчасында 19 март көнне балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ачык күңел ачу үткәрелде. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә, әлбәттә, төп алым – уен булып тора. Кечкенәләр белән күптөрле хәрәкәтле уеннар, урта төркемдә рольле-сюжетлы уеннар, югары төркемнәрдә исә, ул театр аша бирелә. Бакчабызда нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә.
Балаларны рус теленә өйрәтүче тәрбияче Эльвира Рафис кызы һәм музыка җитәкчесе Чулпан Дәниф кызы нәниләребез белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерделәр.
Урмандагы җәнлекләр образында алар үзләре өйрәнгән юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп, светофорның төсләренә игътибар итеп, теремкәйгә бәйрәмгә җыелдылар. Театр юл йөрү кагыйдәләренә багышланган эчтәлекле шигырьләргә, матур җырларга һәм дәртле биюләргә үрелеп барды. Кагыйдәләрне белмәгән кайбер җәнлекләргә юлда тәртип саклау инспекторлары үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Театральләштерелгән эшчәнлегебезне карарга кунаклар да чакырылган иде. Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ идарәсе профилактик чаралар бүлеге җитәкчесе Гыйльметдинова Резеда Раҗәп кызы нәниләргә үзенең алып килгән күчтәнәчләрен-уткайтаргыч билгеләрен бүләк итте.
20 март көнне, мобилизация күнекмәләрен үткәрү планы нигезендә, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең әйдәүче консультанты (Актаныш муниципаль районы буенча) катнашында Актаныш муниципаль районының эвакуация кабул итү комиссиясе утырышы әзерләнде һәм үткәрелде. Утырышта комиссия составындагы үзгәрешләр аныкланды.
Комиссиянең вазыйфаи затларының функциональ бурычлары буенча кыскача инструктаж үткәрелде. Эвакуация кабул итү комиссиясе төркемнәрендә вазыйфаи затларның эш тәртибе ачыкланды.
-Актаныш районы хатын-кызлар советы эшчәнлегендә дөрес итеп гаилә кору, гаиләдә бәхетле яшәү, әхлаклы бала тәрбияләү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Киңәшләшәбез, фикерләшәбез, яңа идеяларны тормышка ашыруда бергәләп эшлибез. Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншинаны Актанышка чакырып, аның белән дә киңәшләшеп, үзебезнең тәкъдимнәрне дә җиткереп, балаларны гаиләдән, бакча-мәктәптән үк мөстәкыйль тормышта үз урынын таба белергә, ныклы гаилә корырга, һөнәр сайларга өйрәтүдә бердәм проект булдырасыбыз килү идеясы да шулай туды, - дип, үзенең фикерләре белән уртаклашты район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары-район хатын-кызлар советы рәисе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева.
20 март көнне Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, иң элек, район имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин, район мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закирова белән Яңа Әлем мәктәбендә 8-9 сыйныфларда ветеран укытучы Тәхия Усманованың ачык әхлак дәресен карады.
Актаныш район мөслимәләр берлегенең съездында катнашып, үз чыгышында Наилә Җиһаншина мондый чараның республикада беренче тапкыр оештырылуын билгеләп үтте. Актаныш район мөслимәләр берлегенең, район хатын-кызлар советының, ЗАГС бүлеге каршында эшләүче Гаилә мәктәбенең, үзәк китапханәнең гаиләләр, бакча-мәктәпләр белән алып барылган эшчәнлекләрен Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге эшчәнлегендә матур үрнәк дип бәяләде.
Бүген – 20 март көнне республикада тәүге тапкыр Актанышта район мөслимәләр берлегенең беренче корылтае узды. Аның эшчәнлегендә Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина катнашып, фикерләре белән уртаклашты.
Актаныш район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Актаныш районы мөслимәләре берлеге корылтаен Коръән аяте белән ачты.
Актанышта узган 2018 нче ел да тарихи әһәмияткә ия дини-дөньяви вакыйгалары белән истәлекле булды. Беренче тапкыр мөселман балаларының дини сабантуе узды. Татарстан Диния нәзарәте җитәкчесе - Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге сабантуйда катнашып, актанышлылар белән мәйдан уртасында өйлә намазын укыды.
Актанышта рамазан ае вакытында беренче тапкыр узган ел үзәк стадионда Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов 300 кешегә ифтар мәҗлесе үткәрде. Шул рәвешле, Актанышта 300 кеше ахшам намазын җәмәгать белән укыды.
Актанышта бүген янәдән Татарстанда да беренче булган район мөслимәләр берлегенең корылтае узды. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улының һәр өлкәдә алдан күрүчәнлеге бу юлы шул рәвешле чагылыш тапты. Киләчәгебезне кайгыртып, балаларга дөрес тәрбия-белем бирүдә, әхлакка өйрәтүдә, гореф-гадәтләрне саклауда мөслимәләребез һәм укытучыларыбыз бергәләп уртак максатлар куйдылар. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тоткасы булган хатын-кызларыбызга әлеге изге ниятләре өчен Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде https://www.instagram.com/leisantimerova/p/BvO9CtogmRK/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=ca3mk3k0m46a .
Актаныш район мөслимәләр берлеге корылтаенда кыз балаларыбыз да Коръән аятьләре укыды. Сөбханалла, дип тыңлады һәркем.
Башкортстанның Илеш районыннан килгән мөслимә кардәшләребез дә Актаныш районындагы мөслимәләр берлеге эшчәнлеге турында уңай фикерләр белдерделәр – корылтайда чыгыш ясап, актанышлылардан үрнәк алып эшләүләре хакында сөйләделәр.