“Умырзая” балалар бакчасында 19 март көнне балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча ачык күңел ачу үткәрелде. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә, әлбәттә, төп алым – уен булып тора. Кечкенәләр белән күптөрле хәрәкәтле уеннар, урта төркемдә рольле-сюжетлы уеннар, югары төркемнәрдә исә, ул театр аша бирелә. Бакчабызда нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә.
Балаларны рус теленә өйрәтүче тәрбияче Эльвира Рафис кызы һәм музыка җитәкчесе Чулпан Дәниф кызы нәниләребез белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерделәр.
Урмандагы җәнлекләр образында алар үзләре өйрәнгән юл йөрү кагыйдәләренә нигезләнеп, светофорның төсләренә игътибар итеп, теремкәйгә бәйрәмгә җыелдылар. Театр юл йөрү кагыйдәләренә багышланган эчтәлекле шигырьләргә, матур җырларга һәм дәртле биюләргә үрелеп барды. Кагыйдәләрне белмәгән кайбер җәнлекләргә юлда тәртип саклау инспекторлары үзләренең киңәшләрен бирделәр.
Театральләштерелгән эшчәнлегебезне карарга кунаклар да чакырылган иде. Яр Чаллы шәһәренең ЮХИДИ идарәсе профилактик чаралар бүлеге җитәкчесе Гыйльметдинова Резеда Раҗәп кызы нәниләргә үзенең алып килгән күчтәнәчләрен-уткайтаргыч билгеләрен бүләк итте.
Автор - «Умырзая» балалар бакчасы мөдире Лилия Закирҗанова