МЧС кисәтә: сак булыгыз, 25 мартта һава торышы бозыла

2019 елның 24 марты, якшәмбе

Казан буенча:

Болытлы. Кар,  көндез урыны белән көчле юеш кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан һәм бозлавык, көндез буран. Җил төнлә көнчыгыштан секундына - 5-10, көчәйгәндә 12 метрга кадәр; көндез төньяк-көнбатыштан 8-13 метрга кадәр, көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-2; көндез максималь һава температурасы 0..+2.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, иртән һәм көндез урыны белән көчле. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан һәм бозлавык, иртән һәм көндез урыны белән буран. Җил төнлә көнчыгыштан секундына 5-10 метрга кадәр, көчәйгәндә 14 метрга кадәр; көндез төньяк-көнбатыштан 8-13 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.

Һаваның минималь температурасы төнлә 0..-5; көндез максималь һава температурасы 0..+5.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International