ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Актаныш авылындагы "Батыр" универсаль спорт комплексында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов призына бүген - 27 март көнне милли көрәш буенча ярыш башланды. Ел саен  оештырылучы әлеге дәрәҗәле бәйгедә 9 урта,  14 тугызьеллык мәктәпләрдән килгән 138 яшь көрәшче катнаша.

Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларга уңышлар һәм чиста җиңү теләде.

Укучылар әлеге ярышта район күләмендә үзләрен сынап карыйлар, көчлеләр белән бил алышу аларны чыныктыра. Җиңүчеләргә призлар да саллы, мәктәп данын яклау да дәрәҗә һәм җаваплылык. Җиңүче мәктәпләр көрәшче балаларның ата-аналары, балалар белән мәктәптә очрашып фикер алышалар, яңа максатлар куялар - монысы да күркәм гадәт Актанышта.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүген – 26 март көнне Актанышта эшлекле сәфәрдә булды. Алар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән Әнәк авылында Шәрип Шәймиев исемендәге йорт-музейда, Актаныш үзәгендә “Бүләк” кече фәннәр академиясендә, “Тылсым” бакча-мәктәптә һәм "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"та булып, мәдәни мирасыбызның сакланышы, бүгенге көндә районда алып барылган эшчәнлек, балаларга тәрбия һәм белем бирүдә Актаныш районы мәгарифендәге казанышлар – милли-гореф гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы, заманча белем бирүдәге яңа алымнар, иҗади проектларның балалар тәрбияләүдәге нәтиҗәсе, ана телен һәм чит телләрне балаларга укытуда Актаныш гимназиясе ирешкән уңышлар белән танышты.

Казан буенча:

Болытлы, көндез аязучан. Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 6-11, төнлә урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1 º, көндез максималь һава температурасы + 5 ..+7 º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Татарстан Республикасы буенча:

Болытлы, көндез аязучан. Кар һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 6-11, төнлә урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр.

Төнлә минималь һава температурасы -4..+1 º, көндез максималь һава температурасы + 2 ..+7 º.

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

21-24 март көннәрендә  «САБА-АРЕНА» спорт комплексында  өстәл теннисы буенча РСФСРның, Татарстан АССРның атказанган урманчысы  Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышланган  XVIII Бөтенроссия турниры узды.

Россиянең иң көчле уенчылары белән  Актаныш спорт мәктәбен тәмамлаган, хәзерге вакытта Казан олимпия резервы училищесында  белем алучы Марат Солтанов парлы разрядта катнашып, мактаулы икенче урынны яулады. Маратның Актаныш спорт мәктәбендәге  тренеры Булат Солтанов.

21-24 март көннәрендә  «САБА-АРЕНА» спорт комплексында  өстәл теннисы буенча РСФСРның, Татарстан АССРның атказанган урманчысы  Н.М. Миңнеханов истәлегенә багышланган  XVIII Бөтенроссия турниры узды.

Актаныш спорт мәктәбе теннисчылары Булат Шәкүров, Гомәр Гәрәев(Актанышның 1 нче мәктәбе, 8 а сыйныф), Камилә Шиһапова(Актанышның 1 нче мәктәбе, 7 а сыйныф), Диләрә Зәкиева(Яңа Әлем мәктәбе, 7 сыйныф)  турнирда катнашып, Татарстан беренчелегендә икенче урын яуладылар. Тренерлары Булат Солтанов.

"БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә, депутат төбәк атнасы кысаларында, 27 март көнне 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр төбәк һәм федераль әһәмияттәге мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Хәйдәр улы Зиннуров гражданнарны кабул итәчәк.

Кабул итүгә язылу 8 (85552) 3-21-14 телефоны буенча.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә:

- 25 мартта кич белән һәм 26 мартта төнлә көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-18 метр һәм кыска вакытлы буран;

- 25 март кичендә, тәүлек дәвамында томан (Казанда - төнлә һәм иртән), юлларда көчле бозлавык.

"Тамчы" халык вокал ансамбле, ялгыз җырчыларыбыз Илмир Заһертдинов, Мансур Белоусов, Әминә Зиннурова, дуэт - Айваз Галимов, Илмир Заһертдинов( җитәкчеләре Лилия Мостафина)  23 март көнне Казан шәһәрендә узган балалар һәм яшьләр иҗатының халыкара "Язгы бөтерчекләр" конкурс-фестивалендә   катнашып, җиңү яуладылар.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Сәнгатьне үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район данын еракларга танытуда сез лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Халыкара, Рәсәй, республика бәйгеләрендә катнашып, рухи һәм мәдәни үсешебезне, халкыбызның традицияләрен бар дөньяга танытасыз. Актаныш җирлегендә узган ел тәүге тапкыр уздырылган Әлфия Авзалова исемендәге яшь башкаручыларның татар җыры фестиваль-бәйгесе, Бөтенрәсәй “Актаныш гармуннары” фестивале, республика дини балалар Сабантуе, авыллар тарихын барлаучы “Авылым хәзинәсе” бәйгесе татар дөньясында үрнәк башлангыч буларак яңгыраш тапты.

Районыбызда бәйрәмнәр уздыру, яңа проектлар уйлап табу, яшь талантларны барлау буенча  максатчан эшләр башкарыла. Авылларыбызда сәнгать сөюче райондашларыбыз ел дәвамында үтүче смотр бәйгеләрендә, төрле чараларда, максатчан эшләүче остаханәләрдә җирлекләребезнең бай мәдәни тарихын саклый, аны тулыландыра, нәсел җепләрен барлап, милли йөзебезне ачучы гореф-гадәтләребезне, матур яшәү үрнәкләрен балаларыбызга, яңа гаилә корган яшьләребезгә өйрәтә, матур үрнәкләр күрсәтә.

Бар гомерегезне  мәдәнияткә һәм сәнгатькә багышлаучы ветераннарыбыз, сәхнә тормышы белән кайнап яшәүче үзешчән артистларыбыз, мәдәният хезмәткәрләребез, сәнгать җитәкчеләребез, сәләтле балаларыбыз! Һәркайсыгызга ихлас рәхмәт хисләремне җиткерәм, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телим.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча  киңәшмә узды. Агроиминләштерү республика  игенчеләре өчен аеруча да мөһим, Татарстан табигый бәла-казалар булу ихтималы зур булган  төбәкләрдән санала. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, «РСХБ-Страхование» СК АҖнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Ольга Санкова, «ВСК» САО Казан филиалы директоры урынбасары Светлана Луговнина, «Согласие «СК» ҖЧҖ филиалының Корпоратив иминләштерү бүлеге башлыгы Айрат Хәкимов һәм «Талисман» АҖ Корпоратив иминләштерү бүлеге башлыгы Юлия Сорокина катнашты.

Очрашуда  Татарстанда агроиминләштерү үсеше перспективалары турында фикер алыштылар, иминият продуктлары тәкъдимнәрен карадылар һәм агымдагы елга авыл хуҗалыгы культураларын иминиятләштерүне үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләделәр.

Татарстанда агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт программасы гамәлдә, аның нигезендә  авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә иминият чыгымнарының 95 проценты кире кайтарылырга мөмкин.

Министрлыкта авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча  (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары буенча консультация алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International