Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Агроиминләштерү республика игенчеләре өчен аеруча да мөһим, Татарстан табигый бәла-казалар булу ихтималы зур булган төбәкләрдән санала. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, «РСХБ-Страхование» СК АҖнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Ольга Санкова, «ВСК» САО Казан филиалы директоры урынбасары Светлана Луговнина, «Согласие «СК» ҖЧҖ филиалының Корпоратив иминләштерү бүлеге башлыгы Айрат Хәкимов һәм «Талисман» АҖ Корпоратив иминләштерү бүлеге башлыгы Юлия Сорокина катнашты.
Очрашуда Татарстанда агроиминләштерү үсеше перспективалары турында фикер алыштылар, иминият продуктлары тәкъдимнәрен карадылар һәм агымдагы елга авыл хуҗалыгы культураларын иминиятләштерүне үстерүнең төп юнәлешләрен билгеләделәр.
Татарстанда агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт программасы гамәлдә, аның нигезендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә иминият чыгымнарының 95 проценты кире кайтарылырга мөмкин.
Министрлыкта авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары буенча консультация алырга мөмкин.